Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
18 октябрь 2020, 17:56

Көз яфраклар коелганда да эш бетми

Бакчада октябрь аенда да эш җитәрлек, ди Салих авылында яшәүче тәҗрибәле бакчачы Мәрхәбә Фәттахова.

Мәрхәбә Шәмсун кызы, элеккеге биология укытучысы буларак, барысын да план буенча эшли. Билгеләнгән эшләрен башкарып чыккач, үз хезмәтенең нәтиҗәсен карап, сокланып утырырга ярата.
– Хәзер яз чәчү өчен түтәлләр әзерлим, аларның зурлыгын элекке гореф-гадәт буенча, Петр указында язылганча 0,5 метрга 3 сажин итәргә тырышам, ягъни киңлеге якынча бер метр һәм ун сантиметр, озынлыгы алты метр ярым була. Октябрьнең беренче яртысы сарымсак утырту өчен яхшы, чөнки ул тамырланырга, әмма шытып чыкмаска тиеш. Ә соңрак утыртсаң, тамырланмый калып туңарга мөмкин. Мин сарымсак утырттым инде, – дип уртаклашты ул үз тәҗрибәсе белән.
Аңа күп эштә балалары булыша: Мәрхәбә Шәмсун кызының ике улы һәм ике килене бар. Зур эшләргә бергәләп алыналар. Үткән атнада теплицада калган яшелчәләрне саклауга салганнар, бу эшне дә бик соңга калдырырга ярамый, чөнки яшелчәләр температура аермасы сәбәпле парланып бозыла башларга ихтимал. Теплицаны хлорка эремәсе белән юганнар, бакыр купоросы белән эшкәрткәннәр. Боларны эшләмәсәң, корткычлар анда кышлап чыга. Ашламалардан ул көл һәм тирес куллана, әмма тиресне күп кертергә ярамый, югыйсә яшелчәләрнең яфрагы күп була, ди ул. Кош-корт тиресен дә еш куллана.
Җирне кышка казып калдырыргамы яки казымаскамы дигән сорауга Мәрхәбә Шәмсун кызы, бу туфрак төренә бәйле, дип җавап бирде. Алар исә җирне мотоблок белән сөрәләр.
Тәҗрибәле бакчачы бу чорда шулай ук күпьеллык чәчәк куаклары турында да кайгыртырга вакыт, дип саный. Чаргөл куагының (лапчатка) калган чәчәкләрен һәм яфракларын җыеп алырга кирәк. Ул кар астында капламыйча да кышлый. Салкын кышта яшь үсентеләрнең ботак очлары туңса, язын аларны кисеп алырга кирәк булачак. Ә клематисларны һичшиксез капларга кирәк. Тик тәүдә ул черемәсен өчен бөтен яфракларын өзеп ала. Шуннан соң сабакларын түгәрәкләп, өстенә мульча салып, юеш үткәрми торган материал белән каплый, һава керсен өчен урын калдыра.
Җимеш куаклары кәүсәсендә иртә язда сок хәрәкәте башлана һәм алар ботакларны яз кисүне начар кичерә, шуңа күрә ул моны октябрьдә эшли. Карлыган һәм кура җиләге ботакларын кискән инде. Соңгы алма уңышын, озак саклансын өчен сабагы белән җыеп, тартмаларга салган. Кәбестәләрне кисеп кертеп куйган.
Сүз уңаеннан, әлеге вакытта алма, кура җиләге, карлыган, крыжовникның кышка чыдам сортларын да утыртып калырга була.
Тәҗрибәле бакчачылар шулай ук топинамбур, керән һәм башка файдалы тамырларны казып алу, үсемлек чүп-чарын җыештыру һәм аны коелган яфраклар һәм ботаклар белән бергә компост өемнәргә салу кебек эшләр турында да онытырга ярамый, дип искәртә. Коры һәм кояшлы көннәрдә терәк итеп куллана торган барлык таякларны җыеп, киптереп, бакыр купоросы белән эшкәртеп, шлангларда калган суларны агызып алып куярга кирәк. Октябрь урталарында кайбер яшелчә культуралары: кишер, петрушка, салат, шпинат, суган һәм шалкан орлыгын чәчеп калдырырга мөмкин. Исегездә тотыгыз: орлыкларны коры килеш чәчәбез. Саклауга салган яшелчәләрне дә октябрьдән башлап даими карап торырга кирәк.
Читайте нас: