Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
18 июль 2020, 12:31

Корткычларга каршы үлән төнәтмәләре

Бакчабыздагы уңышка зыян салучы корткычлардан үсемлекләрне химикатларга коендырмыйча да котылып була. Бары тик иренмәскә һәм аяк астыбызда үскән чүп үләннәренең файдалы үзлекләрен белергә кирәк.

Бакчабыздагы уңышка зыян салучы корткычлардан үсемлекләрне химикатларга коендырмыйча да котылып була. Бары тик иренмәскә һәм аяк астыбызда үскән чүп үләннәренең файдалы үзлекләрен белергә кирәк.
Сүз дә юк, араларында агулылары да бар, шунлыктан саклану чараларын алдан күрергә туры килә. Күбесе бер үк вакытта агу да, дару да. Юл буйларын, тугайларны бизәп утыручы гап-гади тузганакны гына алыйк.
Бу үсемлекнең тамырларыннан, яфрак һәм сабакларыннан ясалган төнәтмәне гөбләләрне, талпаннарны, үлән бетләрен, орчыкчаларны (медяница) юк итә алучы көчле инсектицид, ягъни химик препарат икәнлеген беләсезме?
Аны әзерләүнең мәшәкате зур түгел. Ярты килограмм чималны тураклап 10 литр суга салып, өч сәгать төнәткәч, көн яктысында корткычлар ябырылган үсемлекләргә бөркисе генә кала.
Профилактика йөзеннән, әлеге процедураны ике-өч атнага бер мәртәбә кабатласак, җимеш бирүче чия, балан, алмагачыбызга, розаларыбызга югарыда аталган корткычлар зыян салмас.
Крыжовникка утчыл күбәләк йомырка салса, личинкалары җимешләрен тишеп кереп ашый башласа, кура җиләгендә коңгызлар пәйда булса, агач-куакларга, чәчәк үсентеләренә төрле корткычлар ябырылса, кишер белән суганга күбәләкләр, чебеннәр зыян салса нишләргә?
Сиптергечкә агулы химикат тутырырга ашыкмыйк әле, дуслар. Бу очракта безгә ачы әрем ярдәм итәчәк. Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг ак әрем сабакларын ваклап салырга, өстен томалап, суынганчы төнәтеп торырга. Суынгач, үсемлекләргә бөркергә. Кәбестә, торма, шалканны корткычлардан саклау өчен, әрекмәннең 7–8 яфрагын ваклап бер чиләк суга салып, 10 көн дәвамында төнәтергә.
Тәмсез исле төнәтмәне сөзеп, сиптергечкә салып, су белән сыеклап, атна-ун көнгә бер мәртәбә яшелчәләр өстенә бөркергә. Ул колорадо конгызын, кәбестә ябалакчыгын һәм күбәләген куркыта, аның исе лайлачларга, борчаларга ошамый.
***
4 кг вакланган помидор сабагын (ян сабакчаларын кул­ланырга була) 10 л суга салып, 30 минут кайнатырга һәм 3–4 сәгать төнәткәч сөзәргә. 10 литрлы чиләккә 3 литр төнәтмә салырга һәм тулганчы су агызырга. Гөблә һәм вак кортларга каршы кулланыла.
Гөблә, талпан, кәбестә, көя күбәләгенә каршы бәрәңге сабагы төнәтмәсе кулланыла. 1,2–1,3 кг яшел (0,6–0,7 кг кипкән) бәрәңге сабагын 10 литр җылы суга салып, 3–4 сәгать төнәтергә, сөзгәч, үсемлекләргә сиптерергә. Үлән төнәтмәләре белән җәй дәвамында 7–15 көн аралыкта – 2–3, корткычлар күп булса, 4–5 тапкыр эшкәртергә ярый.
Читайте нас: