Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
19 июнь 2020, 18:32

Бөҗәкләрдән котылабыз

Колорадо коңгызы белән көрәшер чаклар да җитте. Бу бөҗәк белән көрәшмәүче бер генә бакчачы да юктыр.

Җәйнең башыннан азагына кадәр кеше яхшы уңыш алу максаты белән бәрәңгене төрледән-төрле химик препаратлар белән «тукландырып» тора. Ләкин барлык кеше дә химик кушылмалар турында төгәл белә алмый. Күпләр, бәрәңге бүлбесен төрле препаратлар белән сибеп чыксаң, уңыш ышанычлы сакланган, дип уйлый. Кызганыч, тик бу алай түгел! Бернинди химик препарат та паразиттан 100%ка котылуны гарантияли алмый. Хәтта зәһәр химикатны бакчага канистра тутырып сипкән очракта да 2–3 бөҗәк барыбер калачак һәм киләсе елга алар бу даруга бирешми торган нәсел тудырачак. Нишләргә соң? Уңышны ничек итеп саклап калырга? Тулысы белән колорадо коңгызыннан котылып булмый. Алар җир астында бер елдан артык яшәргә сәләтле, аннан кала бөҗәкләр шәп үрчи һәм химик препаратларга иммунитет тупларга сәләтле. Бу бөҗәкләрне химик препаратлар белән агулаганчы, кул белән җыеп алсаң яхшырак. Аннары гына түтәлне химик препаратлар белән чистартырга ярый. Продуктның составында клотиодин яки банкол кебек матдәләр булу бакча корткычының «яшәвенә» өмет калдырмый. Колорадо коңгызына каршы кулланылган препаратны ике елга бер тапкыр алыштырып тормасаң, бөҗәкнең иммунитеты барлыкка килә. Химик препаратларның саклап тоту срогы 4–5 ел гына. Химия куллану уңыш орлыгын татлырак итмәсә дә, аны саклап калырга ярдәм итәчәк. Химик препаратлар куллануга каршы булсагыз, колорадо коңгызы кортларын кагып төшерә яки бәрәңгене артык кояшлы яисә караңгы урынга утырта аласыз.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: