Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
13 июнь 2020, 17:04

Сарымсакның сабагы саргайса...

Көздән утыртылган сарымсак кар эреп бетү белән тишелеп чыга. Аңа кыраулар, хәтта кабат кар яву да куркыныч тудырмый.

Шулай да күп бакчачылар сарымсак кыяклары саргая башлауга зарлана. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, туфракның ярлы булуы, минераль матдәләр җитмәүдән булырга мөмкин. Аңа азот кирәк. Җәй башында калий, фосфор, кальцийга ихтыяҗ арта, көл белән тукландырырга ярый. Икенчедән, дым җитмәү. Җәй коры килгәндә, сарымсакка су сибәргә кирәк. Өченче сәбәп – фузариоз.
Гөмбәле авыру кыякларны саргайта. Мондый хәл булмасын өчен, сарымсакка «Фитоспорин», «Алирин» кебек микробиологик препаратлар сибәләр.
Читайте нас: