Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
11 июнь 2020, 15:49

Көз мул уңыш алу өчен

Июнь башы. Бакчада мәшәкатьләр җитәрлек.

Төп эшләр – су сибү һәм утау.
Тәҗрибәле бакчачылар фикеренчә, чәчү эшләрен июнь аенда да дәвам итәргә була. Бу хакта безгә тәҗрибә хуҗалыгы бистәсеннән Татьяна Байкова сөйләде. Ул базарда яшелчә һәм тәмләткеч үләннәр орлыгы, чәчәк үсентеләре сатып тора иде.
– Исәнмесез, быел тәмләткеч үләннәр чәчәргә өлгермәдем, – дип зарланды аңа бер сатып алучы.
– Редис кебек тиз өлгерешле яшелчәләрне, шпинат, укроп һәм төрле салатларны 10–15 көн саен чәчеп була. Буразна ясап яхшылап су сибегез дә чәчегез, – дип киңәш бирде ул аңа.
Икенче бер сатып алучының кишере начар чыккан. Тәҗрибәле бакчачы кишерне ай дәвамында чәчәргә мөмкин, дип тагын бер кат чәчәргә киңәш итте, чөнки бу вакытта чәчелгән кишер баллы һәм сусыл булып октябрь аена өлгереп җитә һәм бик яхшы саклана. Җәй чәчелгәнендә кишер чебене дә азрак була.
Кишерне 2 сантиметр ара калдырып сирәкләргә һәм ашлама сибәргә кирәк. Кыш сакланачак чөгендерне дә июнь башында чәчәргә кирәк.
Сатып алучылар аның янына килеп киңәш сорадылар, орлык алдылар.
– Мин булмыйча, кем орлык үстерсен инде, – ди Татьяна Ивановна. – Уфада туып үссәм дә һөнәрем буенча мин галим-агроном. Әти-әнинең үз бакчасы бар иде, балачактан җирдә эшләргә яраттым, шуңа күрә агроном һөнәрен сайладым. Башта Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумында, аннары авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Пенсиядә булсам да, миңа 67 яшь, бакчада рәхәтләнеп эшлим.
Бакчачылык белән яңа гына шөгыльләнә башлаучыларга уртача һәм соң өлгерешле, кызыл күчәнле һәм чәчәк-кәбестә үсентеләре утырту турында да исләренә төшерәбез. Июнь ахырында ачы торма, күпьеллык суган чәчәбез. Фасольне июньнең икенче яртысында утыртырга, орлыгын батынкы ягы белән аска таба каратып салырга кирәк. Фасоль, борчак һәм ногыт чәчүлекләре кыяр түтәлләре өчен салкын җилләрдән саклау чарасы булып торачак. Әйткәндәй, шытып чыккан кыярларның иң ныклыларын гына калдырып сирәкләргә, 5–6 яфрагы барлыкка килгәч, очларын өзәргә кирәк. Помидорларны даими рәвештә формалаштыру, артык сабакларын өзеп алу һәм бәйләү мөһим.
Яхшы уңыш алу өчен көздән утыртылган сарымсак, суган, кузгалак, рәваҗның укларын сындырырга, бәрәңге арасын йомшартырга, утарга, яңгырдан соң төпләрен күмәргә, фитофторага һәм колорадо коңгызына каршы чара сиптерергә онытмагыз.
Читайте нас: