Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
15 Май 2020, 18:15

Бәрәңге утырттыгызмы әле?

Яз көне сөйләшү нидән башлана? Әлбәттә инде, «Бәрәңге утырттыгызмы әле?» дигән сораудан. Бу хакта хәтта бер мәзәк тә бар. Яз көне бер бәрәңге икенчесенә: «Миңа адвокат кирәк», – ди икән. Ә тегесе аңа: «Ярдәм итмәячәк. Барыбер утыртачаклар», ди.

Соңгы елларда бәрәңге утыртудан баш тартучылар да аз түгел, нигә интегеп бил бөгәргә, кибеттән Израильдә яки Мисырда үстерелгәнне сатып алырбыз әле, ди алар. Тик быел җитди уйланырга кирәк, әгәр дә тагын коронавирус кебек гадәттән тыш берәр хәл кабатланса? Базыңда «икенче икмәк» булса, айлар буе кибеткә бармыйча да өйдә утырырга мөмкин. Дөнья кризисы, һичшиксез, халыкның керемендә чагылыш табачак, шуңа күрә бу шартларда үз бакчаңда бәрәңге үстерү турында уйларга кирәк. Үз участоклары булмаганнарга, бәлки, район үзәгенә якын торган авыл биләмәләреннән җир бүлеп бирергә кирәктер.
Бу культура турында сөйләшкәндә аны үстерү буенча тулы бер лекция ишетергә мөмкин. Күп кенә тәҗрибәле бакчачылар бәрәңгенең төрле – иртә һәм соң өлгерә торган сортларын утырталар. Бу очракта отылмыйсың. Үстерү технологиясе дә төрле. Күпләр традицион алымга таянса, пленка астына утыртучылар да бар, ә кайберәүләр хәтта салам астында үстерергә дә җаен таба.
Соңгы вакытта бу ысул белән бәрәңге утыртуга өстенлек бирүчеләр күбәя. Бу аңлашыла да, чөнки җәй буена утарга да, төбен күмәргә дә кирәкми. Әмма моның җитешсез яклары да бар: бу вариантның нәтиҗәсе, нинди шартларда үсүенә карап, төрлечә булырга мөмкин.
Әлеге ысул белән утыртканда бәрәңгене туфрак белән түгел, ә саламның калын катламы белән каплыйлар, аны сабагы үскән саен өсти баралар. Болай үстереп караучылар бәрәңге эре, чиста була, җыеп алуы бик уңайлы, дип раслый. Ә бу ысулны кире кагучылар салам дым сакламый, димәк, корылык булганда суны ешрак һәм мулрак сибәргә туры киләчәк, аннан соң саламга тычканнар ияләшә, ди. Бу ысулның яхшымы-начармы икәнен белү өчен үзегезгә үстереп карарга кирәктер.
Бәрәңгене чирәм җирдә салам астында утырту уңайлы: җирне казып торырга кирәкми, аның каравы салам астында бер чүп үләне дә үсмәячәк, һәм киләсе елда бу участокны эшкәртү уңайлы булачак.
Бу алымны авыр туфраклы урыннарда кулланалар – беренчедән, утырту өчен казырга кирәкми, икенчедән, бәрәңге алганнан соң салам калдыкларын туфрак белән катнаштырып сөрсәң, җирнең структурасын сизелерлек яхшыртырга, йомшартырга була.
Көчне һәм вакытны янга калдыру өчен тагын бер вариант – тукыма астына утырту. Әлеге ысул бик гади: казылган һәм ашлама кертелгән участокка пленка (тукыма) җәелә, чит-читләре, җил очыртмасын өчен, бастырып куела һәм билгеләнгән урынга тишемнәр ясала. Аннары шул урынга чокыр казып бәрәңге утыртыла. Ә җәй көне утарга да, төбен күмәргә дә кирәкми. Уңышларыгыз мул булсын!
Читайте нас: