Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
7 апрель 2020, 16:42

Агач-куакларны эшкәртер вакыт җитте

Әлеге вакытта шәхси йортларда яшәүчеләргә җиңелрәк. Бакчага, ихатага чыгып йөрергә мөмкин, анда һәрвакыт шөгыль табарга була.

Өстәвенә, хәзер җиләк-җимеш агачларына төрле корткычларга каршы чаралар сиптерергә вакыт. Тәҗрибәле бакчачылар бу эшне өч, хәтта дүрт тапкыр башкарырга киңәш итә. Ни өченме? Чөнки корткычлар сездә генә түгел, тирә-як бакчаларда да уяна. Үзегездәгеләрдән арынсагыз да, җил белән яңалары очып килергә ихтимал. «Иң мөһиме – корткычларга каршы беренче кат эшкәртү, – дип исәпли поселокта яшәүче Венера Исмәгыйлева, – мин моны иртә язда, үсемлекләрдә бөреләр күренә башлаганчы эшлим. Карлыган, крыжовник куакларына һәм алмагачка эссе су бөрким. Ә бөреләр ачыла башлагач сарымсак төнәтмәсе сиптерәм. Ашлама һәм корткычларга каршы чара буларак карлыган куаклары төбенә бәрәңге кабыгы салам».
Һәвәскәр бакчачы Саҗидә Мәхмәтова да суган кабыгы, чәй һәм хуҗалык сабыны кебек кул астындагы чаралардан файдаланырга киңәш итә. Ә белгечләр агачлар уянганчы анда кышлаган корткычлар һәм чир күзәнәкләре дә йоклый, һәм шул вакытта үсемлекләргә зыян китерүдән курыкмыйча, куе концентрациядәге препаратлар сибәргә мөмкин, дип исәпли.
Һәм шул уңайдан берничә эшлекле киңәш бирә. Беренчедән, яз көне бу эшләрне һава шартларына һәм үсемлекләрнең үсеш фазаларына гына йөз тотып, вакытында башкарырга кирәк, икенчедән, катнашманы үсемлеккә өстән аска кадәр тулысынча, барлык ботакларга да сипсәң яхшырак. Әгәр кайсы да булса ботакка сибелмичә калса яки бу эшне иренеп кенә башкарсагыз, моның файдасы булмаска авырулар һәм корткычлар янәдән баш калкытырга мөмкин. Бу эшне күршеләрегез белән сөйләшеп бер вакытта башкарсагыз, нәтиҗәлерәк булыр. Бөҗәкләр өчен дә, хайваннар өчен дә зарарсыз булган препаратлар табарга һәм кулланырга тырышыгыз, ә андыйлар бар. Иң мөһиме, төргәктә препаратның зыянсыз булуы турында язылуына карамастан, тән тиресен, күзләрегезне һәм сулыш органнарын саклау турында кайгыртырга кирәк. Чөнки препарат бөҗәкне үтерә икән, безнең өчен дә зарарсыз түгел.
Читайте нас: