Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
18 февраль 2020, 12:41

Бакчачылар игътибарына

Февральнең соңгы ункөнлеген бакчачылар мизгеле башлануы дип исәпләргә дә була.

Бу вакытта теплицаларга, я ачык грунтка чыгарып утырту өчен рассада әзерли башлыйлар. Тәҗрибәле бакчачылар кыяр, помидор, борыч, кәбестә, сельдерей орлыкларын чәчә башлый.
Күп бакчачылар, орлыкларның шытып чыгуы һәм яшелчәләрнең уңдырышлылыгы югары булсын өчен, ай календарена таяна һәм бакча эшләренә уңай көннәрне исәпләп чыгара.
Ай календаре буенча февральдә уңай көннәр
Ай фазаларына ярашлы, 18–20 февральдә рассада үстерер өчен туфрак әзерлиләр. Бакчачылар фикеренчә, орлыклар һәм үсентеләрне 25ендә сатып алырга. Рассадага орлыкларны ике вакыт аралыгында: я 18–20 февральдә (орлыклар сатып алынган булса), я 25 февраль – 1 мартта чәчү яхшырак.
Помидор һәм кыяр рассадасын кайчан утыртырга?
Ай календаре буенча, 25–28 февральдә – помидор, борыч, баклажан орлыкларын, 24–29 февральдә чәчәкләр чәчәргә кирәк. 28 февральдән 1 мартка кадәр – теплицага чыгарып утырта торган иртә өлгерүче яшелчәләрне чәчү өчен уңай вакыт. Рассада чәчү өчен 22–23 февраль уңышсыз дип исәпләнә.
Чыганак: «Өмет»
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: