Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
23 июнь 2019, 13:36

Теплицаның поликарбонаты ник ярыла?

Поликарбонат теплицаның куллану вакыты 10–15 ел

Җитештерүчеләр, поликарбонат теплицаның куллану вакыты 10–15 ел, дип расласа да, чынлыкта ул кадәр түзми. Аның ярылуына дөрес монтажламау, материалның сыйфатсыз булуы, тиешенчә кулланмау сәбәпче. Ул кискен температура үзгәрешләрен яратмый. Җәйге эсседән поликарбонат нык кыза, кышын кар басарга мөмкин. Чатнаган урынны скотч белән ябыштырырга була. Иң элек өслекне яхшылап чистартырга, киптерергә кирәк. Скотчны ябыштыргач, фен белән өрдереп җылытырга. Мондый ямаулык бер сезонга җитә. Поликарбонат кисәге яки калын полиэтилен пленка белән дә ямау салырга була. Иң элек бу урынны наждак кәгазе белән ышкырга, аннары резин җилеме сылап ябыштырырга кирәк.
Читайте нас: