Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
16 март 2019, 13:46

Помидор чәчәбез

Колак сал

Еш кына сатып алган орлыкларның күп өлеше «буш» була. Шуңа да, үсентесез калмас өчен, аларны башта тозлы суга салып карарга кирәк. Моның өчен бүлмә температурасындагы 1 стакан суга 1 чәй кашыгы тоз салабыз һәм шуңа помидор орлыкларын салып болгатабаз. Стакан төбенә төшеп ятканнары утыртырга ярый дигәнне аңлата, өскә күтәрелгәннәрен исә алып ташларга киңәш ителә. Тозлы судан алгач, утыртасы орлыкларны чайкатырга онытмагыз.

Орлыкларны «Байкал-Эм1» препараты кушылган су салып юешләтелгән тукымада 10–12 сәгать дәвамында яткырганнан соң алдан әзерләп куелган тартмага (1 см тирәнлектә, араларын 2–3 см калдырып) туфракка чәчәбез. Тартманы якты һәм җылы урынга (20–23 градус җылылык таләп ителә) урнаштырабыз.

7–10 көннән соң беренче үсентеләр баш калкытыр. Алар 5–7 сантиметрга кадәр үскәч, помидор үсентеләрен яртылаш туфрак салынган 400 гр стаканнарга күчереп утыртабыз.

Үсеш барышында үсентеләргә аз-азлап туфрак өсти барабыз, кирәк икән, ян-яктагы яфракларын өзеп ташлыйбыз. Атнасына бер тапкыр сыек органик ашлама белән тукландырабыз.
Читайте нас: