

Булат республика башкаласының 46-нчы лицеенда укый һәм хәзер, җәйге каникулларда, рәхәтләнеп ял итү урынына ул вакытын эшкә багышлый: мәгълүмат җыя, интервью ала, архивларны өйрәнә. Аның туган якны өйрәнү проекты темасының әлегә төгәл исеме юк. Бәлки ул «Минем картәтиемнең һәм аның иптәшләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт батырлыгы» булыр, әлегә билгесез. Ләкин аның мәгънәсе төгәл ачык: 1944 елда Чишмә районыннан Украинаның фашистлардан азат ителгән җирләренә сарык көтүен куып илткән биш егет турында хатирә язу.
Эзләнүләрне башлап җибәрүче – Булатның әнисе, тумышы белән Чишмә районыннан булган Гөлназ Курамшина. Ул сугыш чорындагы бу сәфәр хезмәт батырлыгына тиң, хөрмәткә лаек һәм халык хәтерендә сакланырга тиеш, дип саный.
– Аларның эше батырлыкка тиң. Барып җиткәнче нинди генә маҗараларга юлыкмаганнар, төннәрен малларны бүреләрдән сакларга туры килгән, үзләренең дә гомере куркыныч астында булган – авыр ачлык еллар бит, – ди Гөлназ.
Малларны куалап баруда катнашкан, унсигез яше дә тулмаган үсмер егетләр арасында Гөлназның картәтисе, Арслан авылыннан Фәүзи Сәлман улы Даутов һәм Әмин авылыннан Рәҗәп Нурлыгаян улы Мостев та була, алар икесе дә 1927 елгылар. Ә менә алар белән барган башка егетләр турында мәгълүмат әлегә табышмак булып кала бирә. Араларында берсенең төркем белән җитәкчелек итүе генә билгеле.
Гөлназ документлар сакланырга мөмкин булган барлык урыннарны: Чишмә районы архивын, хәрби комиссариатны, Башкортстан Республикасы Милли архивын йөреп чыккан. Әмма, анда мәгълүматның 60-нчы еллардан башлап кына саклануы ачыкланган, ә кирәкле мәгълүматлар вакыт чоңгылында юкка чыккан.
Шуңа күрә алар зур өмет белән газета аша район халкына мөрәҗәгать итәргә булганнар. «Хөрмәтле район гәзите редакциясе! Ярдәм итүегезне үтенәм. Бар өмет битараф булмаган район халкында» дип, ул бу вакыйганы ишеткән-белгән яки шул вакыйга (Украинаның фашистлардан азат ителгән җирләренә сарык көтүе куып бару) турында хәбәр итеп язылган хатлар сакланып калгандыр дип, район халкына мөрәҗәгать итә.
– Теләсә кайсы мәгълүмат хәтер чылбырының бер бөртеге булырга мөмкин, – ди ул.
Булат әлеге эшкә бик җитди алынган. Ул инде берничә шаһит белән аралашырга һәм аларның истәлекләрен язып алырга өлгергән. Мәсәлән, Мостаев Рәис Рәҗәп улы үзенең әтисе Рәҗәп Нурлыгаян улы турында сөйләгән, Булатның картәтисенең энесе Наил Сәл-ман улы Даутов та үзенең хатирәләре белән уртаклашкан.
Шунысы кызык, бу тема бер кинофильмга аваздаш булып чыккан. Быел Булат Йосыповның шул елларда малларны көнбатышка куып алып барган Учалы кешеләре турында «Фәрзәнә көнбатышка таба юл тота» исемле фильмы дөнья күрде. Бу сугыш елларында республикада хезмәт батырлыгына тиң ерак сәфәргә чыгучыларның аз булмавын һәм аларның күбесенең онытылып баруын ассызыклый.
Район гәзите редакциясе бу вакыйга турында нинди дә булса мәгълүмат белгән һәркемнең шалтыратып, үзе белгәннәр турында сөйләвен үтенә. Гөлназ белән элемтәгә керү өчен электрон почта: gulnaz-ka_777@mail.ru; телефон: 8-927-309-1313 (яки Whats-App).