Чишмэ
+33 °С
Ясно
Игътибар!
13 Июля , 05:22

Алдана күрмәгез!

Бүген без сезгә бик тә гыйбрәтле хәл турында сөйләргә телибез. Күптән түгел бер пенсионер хатын мошенникларга үзенең бөтен акчасын биреп җибәргән

Алдана күрмәгез!Алдана күрмәгез!
Алдана күрмәгез!

59 яшьлек хатынның телефонына ниндидер посылка турында гадәти смс хәбәр килгән. Ләкин аның артыннан мессенджерга тагын бер хат килеп төшкән. Анда хатынның «Дәүләт хезмәтләре» порталына кергәннәр дип язылган була, һәм ул ашыгыч рәвештә шалтыратсын өчен «ярдәм хезмәте»нең телефон номеры да җибәрелә Хатын шул номерга шалтыраткан. Анда аңа үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип атаган кыз җавап биргән, тавышы әдәпле, ышанычлы кебек тоелган. Ул пенсионерны «Мошенниклар сезнең исемнән доверенность язганнар! Хәзер алар сезнең исемгә кредит һәм шул исәптән банктагы бөтен акчаларыгызны алачаклар!» дип хәбәр итә. Акчаларны саклап калу өчен ул хатынны башка мессенджер аша аралашырга күндерә, янәсе анда сөйләшү хәвефсезрәк, полиция аларны тыңлый алмаячак.

Алга таба чын спектакль башлана. Сөйләшүгә «ФСБ хезмәткәрләре» кушыла. Алар өйдә яткан акчагыз да куркыныч астында, дип хәбәр итә. Янәсе, әгәр бу акчаларны «декларацияләмәсәң» (алар аша рәсмиләштермәсәң) тентү белән киләчәкләр һәм баысын да тартып алачаклар. Күз алдына китерәсезме? Жуликларның берсе хәтта видеочат аша элемтәгә чыга! Алар телефон экраны аша акча төргәкләрен саныйлар. Хатынның 7 миллион сумнан артык акчасы җыелган була. Ул аларның сүзен тыңлап үзенең бөтен акчаларын җыйнап, аны аферистлар җибәргән курьерга тапшыра. Ләкин  мошенниклар моның белән генә тукталмый, тагын шалтыраталар һәм банкка баруын һәм андагы акчаларны да алып аларга бирүен таләп итәләр.

Кәефе киткән һәм курыккан пенсионер банк бүлегенә соңгы акчаларын алырга килгәч, банк хезмәткәрләре аңа нәрсәдер булуын сизеп алалар. Операционист кызлар аны алдауларын аңлап, акчасын аферистларга тапшырырга ирек бирмиләр. Калган акчалары банк хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында гына сакланып кала. Полиция урлау факты буенча җинаять эше кузгата, ләкин виртуаль җинаятьчеләрне табу кыен булачак.

Исегездә тотыгыз һәм танышларыгызга да сөйләгез! Мошенниклар хәзер бик хәйләкәр. Алар кешене куркыту өчен төрле ведомстволар (Роскомнадзор, ФСБ, Тикшерү комитеты һ.б.) исемнәрен кулланалар. Иминлекнең алтын кагыйдәсе: беркем белән дә телефон аша акча мәсьәләсе турында сөйләшмәгез. Банк яки дәүләт хезмәткәрләре беркайчан да акчаны башка исәпкә күчерүне яки курьер аша тапшыруны сорамый.

  • Әгәр «сезнең аккаунт ватылган» дисәләр, шунда ук трубканы куегыз. Бу турыда хәбәр иткән оешмага үзегез шалтыратыгыз (сезгә шалтыраткан номерга түгел, ә чын номерын табып!).
  • Ныклап уйлагыз. Әгәр сезне ашыктыралар, төрмә яки акча югалту белән куркыталар икән – бу алдауның төп билгесе. Ашыгу каракка гына кирәк.
  • Балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән киңәшегез. Сәер шалтырату булса шунда ук сүндереп куегыз. Якыннарыгызга хәбәр итегез, аларны борчырга оялмагыз, сүз миллионнар турында бара! Уяу булыгыз, хөрмәтле якташлар. Үзегезне һәм акча янчыгыгызны саклагыз!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас