Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
12 сентябрь , 10:00

Бушлай җир кемнәргә бирелә?

Гражданнарның кайсы категорияләре шәхси торак төзү өчен милеккә җир участогы алухокукына ия? Бу сорауга район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Илмир Хәкимов җавап бирә. «Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында»гы төбәкзаконының 10-нчы маддәсендә гражданнарның аерым категорияләренә бушлай җир участоклары бирү каралган.

Бушлай җир кемнәргә бирелә?
Бушлай җир кемнәргә бирелә?

Әлеге закон буенча Рәсәй Федерациясе Торак кодексының 52-нче маддәсенә ярашлы, яшәү урынына мохтаҗ буларак исәптә торучы гражданнар, шулай ук гариза биргән вакытта яшьләре 35тән артмаган яшь парлар, бер яисә күбрәк балалы, яшәр урынга мохтаҗ, милектә фатиры (йорты) булмаган, тулы булмаган (яшь әни яки әти генә булган) гаиләләр җир участогы белән тәэмин ителә.

Шулай ук өч һәм аннан күбрәк балигъ яшькә җитмәгән баласы булган торыр урынга мохтаҗ гражданнар; балигъ яшькә җитмәгән инвалид баласы булган һәм торакка мохтаҗ гражданнар; хәрби хезмәткәрләр, Рәсәй Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен контракт төзегән затлар, Рәсәй Федерациясенең милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүче (хезмәт иткән) һәм полиция хезмәтендә махсус званиегә, Рәсәй Федерациясе Герое исеменә лаек булган яисә махсус хәрби операциядә катнашканда күрсәткән казанышлары өчен Рәсәй Федерациясе орденнары белән бүләкләнгән һәм хәрби операция ветераны булган, хәрби операциядә катнашу тәмамланган көнгә Башкортстан Республикасы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән затлар, ә теркәлмәгән очракта Башкортстан Республикасы территориясенә кайткан очракта; хәрби операция барышында имгәнү (яралану, җәрәхәтләнү, контузия алу) нәтиҗәсендә яки авыру сәбәпле һәлак (вафат) булган махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзалары җир участогы алу хокукына дәгъва итә ала.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: