Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
5 сентябрь , 15:47

Башкортстан Башлыгын сайлауга бәйле дүрт факт

6, 7, 8 сентябрь – Башкортстанда тавыш бирү көннәре. Без республика Башлыгын сайлаячакбыз, Уфа районында парламентка өстәмә сайлаулар узачак, ә кайбер шәһәр һәм районнарда урындагы Советлар депутатларын сайлаячаклар. Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә өч көнлек тавыш бирүгә бәйле игътибарга лаеклы мәгълүмат турында җиткерәбез.  Өч көн тавыш бирәчәкбез! Тавыш бирүчеләр арасында өч фатир, машиналар һәм йөзләгән бүләкләр уйнатылачак Мәкаләнең дәвамы сайтта

Башкортстан Башлыгын сайлауга бәйле дүрт факт
Башкортстан Башлыгын сайлауга бәйле дүрт факт

1. Өч көн тавыш бирәчәкбез!

Тавыш бирү өч көн: җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә узачак. Тәҗрибә күрсәтүенчә, бу – һәркем өчен уңайлы: үз эшеңне эшләргә дә, тавыш бирү өчен уңайлы вакытны сайларга да мөмкин. Сайлау участоклары Уфа вакыты белән 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Әгәр сез ниндидер сәбәпләр белән үз участогыгызның кайда урнашуын белмисез икән, Үзәк сайлау комиссиясенең бушлай сервисыннан файдалана аласыз. Телефонның фотоаппаратын куар-кодка юнәлтегез, сайт ачылачак, анда үз адресыгызны җыегыз, һәм система сезгә кайда тавыш бирергә кирәклеген әйтәчәк, һәм хәтта карта сызып бирәчәк.

2. Өйдә дә тавыш бирергә мөмкин!

Өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, җитди авырулары булган кешеләр, шулай ук, аларны караучылар өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен 8 сентябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр үзегезнең участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Язма рәвештә дә, телефон аша да мөрәҗәгать итәргә була. Күрсәтелгән вакытка мөрәҗәгать итүченең өенә тавыш бирү өчен күчерелмә тартма белән комиссия әгъзалары киләчәк.

3. Тавыш бирүчеләр арасында өч фатир, машиналар һәм йөзләгән бүләкләр уйнатылачак

Тавыш бирү көннәрендә «Алга-патриот» Башкортстан Республикасы спорт-патриотик үзәге «Рәхмәт-2024» акциясен үткәрәчәк! Участокларга килүчеләрнең барысы да уникаль кодлы билетлар алачак, аны бүләкләр уйнатуда катнашу өчен «рахмат102.рф» сайтында теркәргә кирәк булачак. Приз фондында квадроцикллар, мотоцикл, су мотоциклы, велосипедлар, электр самокатлар, төрле техника – телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм тузан суырткыч-роботлар бар.

Бүләкләрне уйнату көнгә ике тапкыр:

6 сентябрьдә – 14.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә, 7 сентябрьдә – 14.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә, 8 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә узачак. Нәтиҗәләр «рахмат102.рф» сайтында урнаштырылачак.

Бүләкне алу хокукын югалтмас өчен QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк. 13 сентябрьдә барлык теркәлгән билетлар шулай ук «Зур Рахмат» суперпризларын уйнатуда катнашачак, ул «БСТ» каналының туры эфирында узачак. Бүләкләр арасында өч фатир, машиналар, гаилә белән Сочига сәяхәт һәм Башкортстан шифаханәләренә, ял йортларына юлламалар бар.

4. Сайлаулардан соң Хөкүмәт отставкага китәчәк

8 сентябрьдән соң сайлау комиссиясе рәсми рәвештә тавыш бирүгә йомгак ясаячак һәм инаугурация датасы билгеле булачак.

Анда республика Башлыгы тантаналы шартларда ике телдә халыкка һәм Рәсәй Федерациясе Конституциясенә, Башкортстан Республикасы Конституциясенә тугрылык турында ант бирәчәк. Аның тексты түбәндәгечә:

«Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Башкортстан Республикасының күп милләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасы дәүләтчелеген ныгытырга һәм сакларга, Рәсәй Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм».

Арытаба ул рәсми рәвештә әлеге вазифага тәгаенләнә, ә Хөкүмәт отставкага китә – закон таләбе шундый. Министрлар, яңа министрлар билгеләгәнче, вәкаләтләрне башкаручы сыйфатында эшләвен дәвам итәчәк.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: