Түбән Хаҗәт авылында киез итек киеп хоккей уйнау буенча ярышлар узачак. Шул уңайдан район хакимияте бинасында оештыру комитеты утырышы булды.
Комитет карары буенча турнир 3 февральдә сәгать 11дә башлана. Ярышлар «Плей-офф» (уеннан төшеп калу) системасы буенча үткәрелә. Уеннарны үткәрү өчен Түбән Хаҗәт авылы янындагы Сөнлегөл күлендәге мәйданчык сайланган. Чара «Аек авыл-2023-2024» конкурсы барышында оештырыла. Анда яшәү урыны буенча тупланган командалар катнаша ала. Командалар составына «Аек авыл» конкурсында катнашучы, мең ыруына караган авылларда яшәүче 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар керә.
Ярышлар Чишмә районы хакимияте, мең ыруы төбәк иҗтимагый оешмасы, Чишмә районы башкортлары корылтае һәм Чишмә авыл Советы биләмәсе хакимияте ярдәмендә үткәрелә.
Ярышларның баш судьясы – Әнисә Әлмөхәммәтова.
8-906-373-8080 телефоны буенча тулырак мәгълүмат алырга була.