Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
12 гыйнвар , 11:37

Олы яшьтәгеләргә беләзек-амулетлар тапшырыла

2023 елның декабрь ахырында Башкортстанда «Амулет беләзек» проекты башланды.

Олы яшьтәгеләргә беләзек-амулетлар тапшырыла
Олы яшьтәгеләргә беләзек-амулетлар тапшырыла

2023 елның декабрь ахырында Башкортстанда «Амулет беләзек» проекты башланды.

Ул – ачык төстәге силикон беләзек, анда аны кигән кешенең исеме, туганнарының телефон номерлары һәм аның сәламәтлеге турында кирәкле мәгълүмат саклана. Ул үзләре турында хәбәр итә алмаган кешеләрнең, хроник авырулары булган өлкәннәрнең, шулай ук балаларның иминлеген тәэмин итәчәк. Приборга зарядка таләп ителми, ул ныклы, судан курыкмый.

Беләзекләр бушлай бирелә. Аны алырга теләүчеләр 8-800-700-2945 телефоны буенча шалтыратып (шалтырату бушлай), сайтта яки

8 (347) 272-00-24 телефоны буенча гариза калдырып, Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итә ала.

NFC-технологияле беләзекләр Благовещен районы Николаевка авылында яшәүчеләргә бирелгән дә инде.

Олы яшьтәгеләргә беләзек-амулетлар тапшырыла
Олы яшьтәгеләргә беләзек-амулетлар тапшырыла
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: