Ул – төтен чыгу белән сигнал бирә башлаучы автомат җайланма. Янгын турында хәбәр итүче җайланма батарея белән эшли, электр челтәргә тоташтырырга кирәкми. Җайлан-маны торак биналарда, офисларда, ки-бетләрдә һәм башка биналарда урнаштырырга була. Башкортстан Республикасында биш ел эчендә аларны күпләп тарату нәтиҗәсендә 1056 кешенең, шул исәптән 396 баланың гомере коткарып калынган.
Безнең районда да әлеге программа гамәлдә. Янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланманы куюны сорап гариза бирү өчен бер шалтырату җитә, белгеч билгеләнгән вакытта килеп, 15 минутта урнаштырып, инструктаж биреп китәчәк.
Игътибар
Чишмә поселогы буенча заявка бирү өчен телефон: 8-965-947-6635 – Романенко Владимир Сергеевич (янгынга каршы хәвефсезлек буенча баш белгеч).
Авыл биләмәләре буенча – сезгә кирәкле авыл биләмәсе хакимиятенең телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Номерларны түбәндәге ссылка буенча табарга мөмкин: https://chishmy.bashkortostan.ru/district/settlements/?ysclid=lpr1mw57g1870938336.