Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
23 ноябрь 2023, 16:50

Республикада гәзит-журналларга яздыру буенча хәйрия акциясе дәвам итә

Эстафетаны Башкортстан Республикасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев башлап җибәрде. Аның инициативасын Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та хуплады.

Республикада гәзит-журналларга яздыру буенча хәйрия акциясе дәвам итә
Республикада гәзит-журналларга яздыру буенча хәйрия акциясе дәвам итә

Республикада гәзит-журналларга яздыру буенча хәйрия акциясе дәвам итә.

Эстафетаны Башкортстан Республикасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев башлап җибәрде. Аның инициативасын Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та хуплады.

Ришат Әнис улы батырларча һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әнисенә район гәзитен яздырды. Көчле рухлы, тыйнак һәм сабыр хатын, кайгы кичерүенә карамастан, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша: оекбашлар бәйли һәм аларны теләкләр тели-тели гумконвой аша яугирләребезгә тапшыра. Чөнки хәзер хәсрәт-борчулар уртак, ана буларак ул авыр минутларда башкаларга ярдәм кулы сузарга, янәшәдә булырга тырыша.

Муниципалитет башлыгы район махсус хәрби операциядә катнашучы барлык гаиләләрнең ихтыяҗлары турында хәбәрдар, дип ассызыклады.

«Кыска вакытлы ялга кайтканда көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү һәм кичекмәстән хәл итү өчен хәрбиләрне район хакимиятенә чакырабыз. Гаиләләре белән аралашабыз, ата-аналарына ярдәм итәбез, аларны «Башкортстанда озын гомерлелек» программасына җәлеп итәбез, дип билгеләп үтте Ришат Мансуров.

Ришат Әнис улы гәзит-журналларга яздыру буенча эстафетаны социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллинга һәм «Чишмә су-канал» МУП директоры Ирек Хисаметдиновка тапшырды.

Хәйрия акциясе эстафетасын Башкортстан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Эльвира Мацкевич, Росреестр идарәсенең Башкортстанның Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы Гөлнара Якупова һәм Дәүләт җыелышы Корылтай депутаты Шамил Вәлиев та кабул итте.

Әлеге акциядә теләге һәм мөмкинлеге булган һәркем катнашып, кемне дә булса махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсен яки аз керемле һәм күп балалы гаиләне, яки олы яшьтәге ялгыз күршесен район гәзитенә яздыра ала.

#ДобраяПодписка хештегын куеп, акциянең фотосын урнаштырып, эстафетаны социаль челтәрләр аша бер-ике дустыгызга да тапшыра аласыз.

Республикада гәзит-журналларга яздыру буенча хәйрия акциясе дәвам итә
Республикада гәзит-журналларга яздыру буенча хәйрия акциясе дәвам итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: