Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
16 февраль 2023, 13:19

Кеше хезмәтен хөрмәт итә белегез!

Район үзәген төзекләндерү җиңел түгел, ул күпләрнең тырыш хезмәте белән ирешелә. Бу эшкә хакимият, предприятиеләр, гади халык та үз өлешен кертә. Ләкин еш кына бу тырышлык вандалларның гамәле белән юкка чыгарыла.

Кеше хезмәтен хөрмәт итә белегез!
Кеше хезмәтен хөрмәт итә белегез!

– Районда яшәүче кайберәүләр өчен оят! Халык бездән поселокны төзекләндерүне таләп итә һәм шул ук вакытта алар өчен эшләнгән яхшылыкның бөтенләй кадерен белмәүчеләр бар. Хөрмәтле чишмәлеләр! Әйдәгез, уртак көч белән бу башбаштаклыкны туктатыйк һәм зыян салуга юл куймыйк, – Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның «ВКонтакте» битендә вакыт-вакыт шундый өндәүләр пәйда була.

Үткән кыш та Үзәк мәйданда Яңа елга урнаштырылган эт һәм Шикәр заводы бистәсендәге Карсылу сыннарының башлары өзелгән иде. Чишмәлеләргә яңа ел кәефе бүләк итү өчен бу сыннарны ясауга күпме вакыт китүе һәм тырышлык салынуы турында уйлап карыйлар микән?! Бу кеше хезмәтен хөрмәт итмәүне һәм җәмгыятьтә әхлакый тәрбия юклыгын күрсәтә.

Тукталыш павильоннарына, эскәмияләргә, стадиондагы урыннарга язу-сызу, төрле аңлаешсыз рәсемнәр ясау – вандаллар өчен гадәти хәл. Балалар мәйданчыкларындагы әйберләрне, таганнарны ваталар, җимерәләр, такталарны куптарып алып китәләр, куйганнан соң бер атна да тормагандыр, балансир пружинаны сүтеп алганнар. Урамнардагы эскәмияләрне сындыралар, резиналы дискларны урлыйлар һәм спорт мәйданчыкларында баскетбол кәрзиннәрен бөгәләр.

Сүз уңаеннан, Ленин паркындагы бәдрәфнең корыч ишеген ваткан кешенең кем булуы ачыкланган, ул Чишмәдә яшәүче бер бәндә, аңа карата җинаять эше узган елның апрелендә судка җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, 14 яшькә кадәрге балаларның барлык кылган гамәлләре һәм зыян  китергәне өчен әти-әнисе җаваплы. Бу Рәсәй Федерациясе Гражданнар кодексының 1073нче маддәсендә язылган. Ә 14-18 яшьтәгеләр, ягъни балигъ яшькә җиткәннәр, үз гамәлләре өчен үзләре җавап бирә. Җәмәгать милкен белә торып җимерү факты буенча тоткарланган очракта, полициягә гариза языла.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Балаларыгыз белән әңгәмәләр үткәрегез, аларга үзегез үрнәк булыгыз, башкалар хезмәтенең кадерен, чүп-чар ташлауның һәм вату-җимерүнең оят икәнен аңлатыгыз!

Кеше хезмәтен хөрмәт итә белегез!
Кеше хезмәтен хөрмәт итә белегез!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: