Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
16 декабрь 2022, 09:42

Котыру авыруы буенча карантин кертелде

Чишмәдә шәхси хуҗалыкта котыру авыруы ачыкланган.

Котыру авыруы буенча карантин кертелде
Котыру авыруы буенча карантин кертелде

Поселокта яшәүче бер кеше ветеринария хезмәтенә этенең үзен әллә ничек сәеррәк тотуы турында хәбәр итә. Район ветстанциясе белгечләре килеп карагач, клиник билгеләр ачыкланмый, эт үзен тыныч тота. Ләкин берничә көннән соң хуҗасы аның үлүе турында хәбәр итә. Патологик материалларны тикшерү нәтиҗәләре буенча котыру вирусы ачыклана.

Районның ветеринария хезмәте этнең гәүдәсен яндыру юлы белән юк итә, ул яткан урын дезинфекцияләнә, авыру таралуны кисәтү максатында эпизоотологик тикшерү оештырыла.

Хәзерге вакытта бу хуҗалыктагы хайваннар ветеринария белгечләре күзәтүендә, халык арасында прививка ясала, котыру авыруының кешеләргә йогу ихтималлыгы һәм аны кисәтү чаралары турында аңлату эшләре алып барыла.

БР ветеринария идарәлеге хәбәр итүенчә, карантин чорында чир табылган урында терлек сату яки читтән алып кайту, авыру хайваннарны дәвалау, чит кешеләрнең бу ихатага керүе тыела.

Котыру – кешеләргә һәм хайваннарга үлем хәвефе янаган вируслы һәм йогышлы авыру. Йорт хайваннары тешләсә яки үзләрен сәеррәк тотса, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Котыру авыруы буенча карантин кертелде
Котыру авыруы буенча карантин кертелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: