Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
23 сентябрь 2022, 11:45

Сак булыгыз, геморрагик бизгәк!

2021 елда Чишмә районында 13 кешегә бөер синдромлы геморрагик бизгәк (халык телендә – тычкан чире) диагнозы куелган.

Сак булыгыз, геморрагик бизгәк!
Сак булыгыз, геморрагик бизгәк!

Ә 2022 елның 8 аенда шундый 5 очрак теркәлгән булган.

Чагыштыру өчен, 2021 елның шул ук чорында – 3 очрак. Бу авыруның сезонлы булмавын кабатлап үтик. Вирусны кыр һәм йорт тычканнары, соры һәм кара күселәр тарата.

Кешеләр тычкан бизгәген еш кына вирус белән зарарланган тузан сулаганда, шулай ук тычканнар кимереп пычраткан азык-төлек, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланганда зарарлана.

Инфекция йоктырудан авыру башланганчыга кадәр 7–25 көн вакыт, уртача алганда – 17, сирәк очракларда 40 көн уза.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк – кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны зарарлаучы авыр уза торган йогышлы чир. Кеше елның теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин, ләкин җәй һәм көз айларында чирләүчеләр аеруча күп була. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк, чирнең авыр үтүен исәпкә алып, тәүлек буена эшләүче стационар шартларда гына дәвалана.

 

Фото: «Башинформ» МА

Сак булыгыз, геморрагик бизгәк!
Сак булыгыз, геморрагик бизгәк!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: