Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
3 сентябрь 2022, 09:44

Табиблар авылларда да кабул итә

«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе барышында Чишмә районы буенча махсус «поезд» йөри. 2–5 сентябрьгә кадәр Чишмә авылында теләге булган һәркем заманча медицина җиһазларында бушлай тикшерү үтә, бер уңайдан коронавирустан вакцина да эшләтә ала.

Авыл халкына флюорография, кардиограмма һәм маммография үтәргә мөмкин. Терапевтка, травматологка, эндокринологка, офтальмологка, кардиологка кабул итүгә кереп консультатив медицина ярдәме алырга теләүчеләр күп. 6 һәм 7 сентябрьдә белгечләр тәҗрибә хуҗалыгында, 8, 9 сентябрьдә «Шикәр заводы» бистәләрендә халыкны кабул итәчәкләр. Моңа кадәр «Сәламәтлек поезды» Шөнгәккүл авылында булды.

Төрле маршрутлар буенча төрле табиблар кабул итә.

Табибка язылырга кирәкми – кабул итү чират буенча бара. «Поезд» тукталган торак пунктта пропискада булмасаң да ярый – теләге булган һәркем медкомиссия үтә ала. Ягъни, «Сәламәтлек поезды» күрше авылда булса, анда барып табибка күренә аласыз! Иң мөһиме, үзегез белән паспортыгызны һәм мотлак медицина страховкасы полисын алыгыз.

Табиблар авылларда да кабул итә
Табиблар авылларда да кабул итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: