Башгидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, һава температурасы +28, +33 градуска кадәр күтәрелеп, көннәр озак вакыт эссе торганнан соң, атна ахырында республикада көннәр суытабашлаячак.
Мәсәлән, фаразлар буенча, җомга көнне, 2 сентябрьдә Чишмәдә һава температурасы көндез +26 градуска кадәр төшәчәк, ә көньяк районнарда әле эссе +28, +33 градус булачак. Ялларда көннәр тагын да суытачак, 3 сентябрьдә республиканың көньяк-көнчыгышында җылылык +27гә кадәр булса да, Чишмә районында һава температурасы көндез +18гә кадәр төшәчәк.
«Моңа Рәсәйнең төньягындагы циклон гаепле. Аның тыл өлешендә Арктикадан Уралга салкын һава массасы киләчәк. 2 сентябрьдә яшенле һәм көчле җил белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Республиканың көньяк районнарында явым-төшемсез. Төньякта аерым районнарда яңгырлар яугач гадәттән тыш янгын хәвефе кимеячәк», – дип хәбәр итә синоптиклар «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына.
Гидрометүзәк Чишмә районында киләсе атнада – сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә көндез һава температурасы +10, +11, ә төнлә +4, +5 градус булыр дип фаразлый.