Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
13 Май 2022, 14:35

Төлкеләр саны җайга салына

Чишмә районында кыргый хайваннар санын җайга салу буенча актив эш алып барыла. Бу турыда авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Данис Әминев хәбәр итте. 

Төлкеләр саны җайга салына
Төлкеләр саны җайга салына

Котыру – кешеләргә һәм малларга йога торган вируслы авыру. Вирус чирле хайван тешләгәндә һәм тырнаганда йога. Районда котыру авыруын, кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган башка авыруларны кисәтү һәм бетерү өчен кыргый җәнлекләрне ату һәм аулау оештырылган. Чишмә районы хакимиятенең 2022 елгы карары буенча, моның өчен сунарчыларга акчалата түләнә.

Бу эш актив алып барыла. Әйтик, апрель аенда 167 төлке атылган, аучыларга бүләк сыйфатында акча түләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел атылган һәр хайван түшкәсе өчен түләү бер мең сумга кадәр арттырылган. Түләү тәртибе шундый: аучы атылган җәнлекне дәлил сыйфатында районның ветеринария станциясенә китереп тапшыра, шуннан соң акча ала. Ә хайванның түшкәсе үләт базында утильләштерелә.

– Аучылар урман һәм дала төлкеләре күбәю, аларның бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүе турында хәбәр итә.

Егерьләр кыргый җәнлекләр санын җайга салу буенча эш алып бара. Районның ветеринария хезмәте аучылык оешмалары белән берлектә аларны вакцинацияли. Моның өчен «рабикан» препараты белән эшкәртелгән тавык башларын урман читләренә, төлкеләр яшәгән урыннарга ташлыйлар, – дип аңлатты Данис Мирсәет улы.

Төлкеләр саны җайга салына
Төлкеләр саны җайга салына
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: