Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
19 апрель 2022, 11:27

Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен «кызу линия»

Башкортстанда гражданнарны хәрби хезмәткә алу мәсьәләләре буенча «кызу линияләр» эшли. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр, шулай ук аларның ата-аналары БР хәрби комиссариатының җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 8 (347) 228-02-92 телефоны буенча шалтыратып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен «кызу линия»
Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен «кызу линия»

Шалтыратулар эш көннәрендә 9дан 19 сәгатькә кадәр кабул ителә. Шулай ук 8 (347) 253-13-48, 228-43-59 саннары буенча 9дан 18 сәгатькә кадәр гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлегенә шалтыратырга мөмкин.

Тәүлек әйләнәсенә эшләүче ашыгыч психологик ярдәм телефоны – 8 (800) 70000-183.

Фото: «Башинформ» МА

Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен «кызу линия»
Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен «кызу линия»
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: