Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
22 март 2022, 12:10

Йортта газ: хәвефсез, уңайлы һәм экономияле

Зәңгәр ягулык универсаль байлык булып тора, әмма аны белеп кулланырга кирәк. Әлеге мәкаләдә төп кагыйдәләр һәм файдалы киңәшләр турында сөйләячәкбез.

Йортта газ: хәвефсез, уңайлы һәм экономияле
Йортта газ: хәвефсез, уңайлы һәм экономияле

Бүгенге тормышыбызны табигый газдан башка күз алдына да китереп булмый.

Зәңгәр ягулык – көнкүрештә куллану өчен уңайлы, өстәвенә, электр утына караганда арзанрак. Әмма аның белән дөрес файдалана белү мөһим. Әйдәгез, хәвефсезлек кагыйдәләрен бергәләп кабатлыйк, бер уңайдан аның турында балаларга да сөйләрсез.

 

КУХНЯНЫ ҖИЛЛӘТЕГЕЗ

Кухняда пешеренә башлаганчы, иң башта, форточканы ачыгыз – бүлмәне җилләтергә кирәк. Һәм моны кагыйдә итеп алыгыз: газ плитәсе янып торганда тәрәзә аз гына ачык булырга тиеш.

Конфоркаларны карап торыгыз:

1) ялкын тыныч һәм тигез, зәңгәр яки шәмәхә төстә булса, әйбәт; 2) җемелдәп янса яки сүнсә – краннарны ябыгыз һәм бинаны җилләтегез.

Кичке ашны духовкада әзерләргә җыенсагыз – аны җилләтергә онытмагыз: кабызыр алдыннан берничә секунд ачык тотыгыз.

Шунысы мөһим: балалар газ плитәсенең уенчык булмавын: аны боргаларга һәм кабызылган газ плитәсе янында уйнарга ярамавын белергә тиешләр.

 

ВЕНТИЛЯЦИЯНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

Җылыту өчен газ казаны урнашкан бинада мотлак рәвештә төтен чыгу урыны һәм вентиляция каналы булырга тиеш. Ә яну һәм һава алмашу өчен саф һава форточка, стенадагы рәшәткә яки клапаннар аша керергә тиеш.

Кайчан тикшерергә? Төтен чыгу һәм вентиляция каналларын елына кимендә өч тапкыр – җылыту мизгеле башланырга бер атна кала, җылыту мизгеле урталарында һәм ул тәмамланганнан соң бер атнадан да соңга калмыйча тикшерәбез.

Кая мөрәҗәгать итәргә? Күп фатирлы йортларда вентиляция каналларын һәм төтен чыгу юлларын тикшерүне идарә итүче компанияләр оештыра, шәхси йортларда бу һәр хуҗаның бурычы.

Газ исе белән агулану билгеләре түбәндәгечә:

Баш авырта һәм әйләнә, күз алдында утлар җемелди.

Колак шаулый, тын кысыла, йөрәк тибеше ешая.

Бит кызара, гомуми хәлсезлек күзәтелә, укшыта (кайчагында костыра).

Авыр очракларда көзән җыера, кеше хуштан яза, комага китә.

Газ белән агуланган кешене саф һавага чыгарырга, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк!

 

Биш төрле «ярамый»

Эшләп торган газ җиһазын игътибарсыз калдырырга ярамый;

Төтен каналында һәм төтен чыгучы торбага юшкә куярга, газ приборларының конструкциясен алыштырырга ярамый;

Төтен чыгу юлын көнкүрештәге газ җайланмасыннан вентиляция каналларына тоташтырырга ярамый;

Газ җиһазы һәм автоматикасы ватылганда яки газ исе чыккканда газдан файдаланырга ярамый;

Газ исе чыкканда һәм газ җиһазы ватылганда үзаллы ремонтларга ярамый.

 

SOS! ГАЗ СҮНДЕ!

Газ сүнсә яки үзенчәлекле ис чыгуын тойсагыз, ашыгыч чаралар күрергә кирәк:

1) Плитәне/колонканы сүндерегез һәм краннарны ябыгыз;

2) Тәрәзәләрне ачыгыз;

3) Кешеләрне һәм хайваннарны бинадан чыгарыгыз, күршеләрегезгә һәм бу вакытта якын-тирәдәгеләргә газ исе чыгуы турында хәбәр итегез;

4) Хәвеф янамаган урыннан авария-диспетчерлык хезмәтенә – 04 (кесә телефоныннан: 104, 040) яки 112 саны буенча бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

 

МӨҺИМ

Электр приборларына тотынмагыз: аларны кабызырга да, сүндерергә дә ярамый!

Тәмәке тартмагыз!

 

ҺӨНӘРИЛӘРГӘ тапшырыгыз

Яңа сатып алынган комодны үзең җыйсаң да, газ җиһазын, ул бик гади кебек күренсә дә, үзаллы корып куярга ярамый.

Приборларның төзексезлеге яки автоматикасы эшләмәү – хәвефле.

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?  Җитешсезлекләр ачыкланган очракта техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау турында килешү төзелгән махсус оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Килешүдә күрсәтелгән электрон адрес буенча яки компаниянең клиентлар белән эшләү офисына шалтыратырга яки мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

КАЙЧАН? Газ җиһазлары елга бер тапкыр техник тикшерү үтәргә тиеш. Башкортстанда

«Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең техник хезмәтләндерү графигы белән http://www.bashgaz.ru рәсми сайтта танышырга була.

 

ГАЗ АНАЛИЗАТОРЫ – «MUSTHAVE»

Башка сүз белән әйткәндә, ул һәр йортта булырга тиеш.

Газ анализаторы – һавадагы газ дәрәҗәсен контрольдә тотучы махсус җайланма. Әгәр ул бинада нормадан артып китсә – прибор тавыш һәм яктылык сигналы белән хәбәр итә. Бу бигрәк тә төнлә уңайлы: кеше йоклаганда газ исен тоймаска да мөмкин.

Газ анализаторы ярдәмендә фаҗигане булдырмый калу очраклары да бар.

Махсус кибетләрдә аның үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән, бәяләре төрле булган модельләре сатыла. Теләгәнеңне сайлап алырга мөмкин.

Ничек сайларга:

Бикләвеч клапан булу мотлак: хәвеф булган очракта сигнал тавышы ишетелә, ә импульс клапанга тапшырыла һәм ул газны яба.

Приборның паспорты һәм сертификаты булырга тиеш.

Газ анализаторын үз белдегең белән куярга ярамый: моны әлеге эш төрләренә рөхсәте булган оешмалар хезмәткәрләре генә эшли ала.

ГАЗДАН ФАЙДАЛАНУ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ҮТӘГЕЗ!

Йортта газ: хәвефсез, уңайлы һәм экономияле
Йортта газ: хәвефсез, уңайлы һәм экономияле
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: