Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
17 март 2022, 17:45

Эт зыян салса, хуҗасы җавап бирә

Чишмә районы халкының, гомумән алганда, 3567 эте һәм 3700 песие бар. Социаль челтәрләрдә һәм игъланнар тактасында югалган хайваннарны эзләү, кайдалыгын хәбәр итү турында сорап язган белдерүләр очрый.

Эт зыян салса, хуҗасы җавап бирә
Эт зыян салса, хуҗасы җавап бирә

Сүз уңаеннан, югалган хайваннар проблемасы һәрвакытта да аларны кулга өйрәтүгә бәйле түгел, гәрчә бу төп сәбәпләрнең берсе булып торса да. Песиләр ачык калган тәрәзәдән чыгып китеп, этләр салют шартлаган тавыштан яки кешеләрдән өркеп югалырга ихтимал.

Бу очракта аларны табарга идентификация ярдәм итәр иде. Ул йорт малларына ветеринария паспорты ясатуны, шулай ук аңа номер бирүне күздә тота. Безнең районда бирка тагу да киң кулланыла, ул колакка яки муенга ныгытыла, анда мал һәм аның хуҗасы турында мәгълүмат күрсәтелә. Чишмә районы ветеринария станциясе 4 мартка халыкта булган этләрнең күбесен һәм песиләрнең 10%тан артыгын идентификацияләгән. Сүз уңаеннан, ветстанция 31 мартка кадәр «стерильләштерү айлыгы» акциясе барышында вак йорт хайваннарын арзан бәягә стерильләштерә. 2022 елда барлыгы 17 эт һәм 83 мәче стерильләштерелгән һәм печтерелгән.

Чишмә районында хуҗасыз хайваннарны тоту белән шөгыльләнүче подрядчы билгеле булды – бу шәхси эшмәкәр Хәснетдинов. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы идарәлеге белдерә.

Чишмәлеләр район территориясендә хуҗасыз этләр йөрүе турында хәбәр итә алалар. Хуҗасыз этләрне тоту хезмәте диспетчерының телефон номеры: 8-987-479-2328. Халык шулай ук электрон адрес буенча хәбәр җибәрә ала: [email protected].

Авыл хуҗалыгы идарәлеге 2022 елда Чишмә районында бу эшне оештыру өчен шәхси эшмәкәр Р. М. Хәснетдинов белән туры муниципаль контракт төзегән һәм 11нче гыйнвардан 3нче мартка кадәр район территориясендә хуҗасыз 62 эт тотылган.

Исегезгә төшерәбез, ветеринарлар тотылган этләрне паразитлардан эшкәртәләр, вакцина ясыйлар, стерильләштерәләр. Шуннан соң колагына махсус бирка тагып, кире урамга чыгарып җибәрәләр. Әгәр кешегә ташланса, приютта калдыралар.

Йорт этләре берәр кемгә зыян салса, хуҗалары җавап бирә: бу – штраф, мәҗбүри яки холык төзәтү эшләре, кулга алу һәм хәтта иректән мәхрүм итү.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге районда административ комиссия эшләве турында искә төшерә.

2022 елда ун рейд үткәрелгән һәм кайбер хуҗаларга карата БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.2 һәм 13.7 маддәләре буенча (хайваннар белән эш иткәндә җәмәгать тәртибе таләпләрен бозган өчен) җәза бирелгән. Бу гражданнарга бер меңнән ике мең сумга кадәр, вазифаи затларга өч меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга утыз меңнән кырык мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

 

Фото https://pixabay.com/ сайтыннан

Эт зыян салса, хуҗасы җавап бирә
Эт зыян салса, хуҗасы җавап бирә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: