Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
16 гыйнвар 2022, 17:08

Игътибар: урамда хуҗасыз этләр

Бала-чаганың урамда йөргән этләр белән уйнавын, аларны сыйпавын һәм кочаклавын һәркайсыбызның күргәне бардыр, мөгаен. Тик ата-аналар бу этләрнең прививкасыз булуы, эхиноккоз, кешенең бавырына, үпкәсенә, баш миенә һәм башка органнарына зыян салучы, авыр дәваланучы йогышлы паразитар чирләр белән авыруы, гельминтлар таратуы турында уйлый белә микән.

Игътибар: урамда хуҗасыз этләр
Игътибар: урамда хуҗасыз этләр

Төркем-төркем булып йөрүче хуҗасыз этләр кайчагында агрессив та булалар һәм тирә-юньдәге кешеләргә куркыныч тудыралар!

Республикада хуҗасыз калган хайваннар санын киметү буенча эш алып барыла, алар өчен питомниклар ачыла, субвенцияләр бирелә.

2021 елда Чишмә районында авыл хуҗалыгы идарәлеге һәм подрядка алынган махсуслаштырылган оешма – «Р. М. Хәснетдинов» хосусый предприятиесе арасында хуҗа-сыз хайваннарны аулау турында килешү төзелде. Эшләр халык язган гаризалар буенча барлык авыл биләмәләрендә диярлек башкарылды. Районда бер ел эчендә 190нан артык эт Уфа районының Дим бистәсендәге приютка озатылды. Этләр анда берникадәр вакыт асрала, хуҗалары килеп алмаган очракта стерильләштерелә, котыру авыруына каршы прививка ясала, чип тагыла һәм  янәдән иреккә җибәрелә. Бу чара хуҗасыз этләрнең үрчүен туктатырга һәм прививка ясау вакытын билгеләргә, аларның агрессивлык дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә.

Районда барлыгы 3500дән артык эт исәпләнә. Аларның барысы да бәйдә түгел.

Район Хакимияте карамагында административ комиссия бар, ул БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.0 һәм 13.7 маддәләре буенча материалларны (хайваннарны асрау һәм урамда йөртү кагыйдәләрен) тикшерә. Үткән елда 30 гариза кабул ителгән, шуларның 21е буенча шактый күләмдә штраф билгеләнгән. «БР Чишмә ветеринария станциясе» учреждениесе йорт хайваннары санын җайга салуга үз өлешен кертә, арзан бәягә этләрне һәм песиләрне стерильләштерү буенча акцияләр үткәрә. Бер ел эчендә 54 эт һәм 249 песи стерильләштерелгән.

Урамда йөргән хуҗасыз хайваннар санын тәртипкә салу эшләре арытаба да дәвам итәчәк. 2022 һәм 2023 елларга аларны аулау өчен субвенцияләр бүлү турындагы килешүгә кул куелган.

Кайберәүләрнең этләргә һәм песиләргә карата җавапсызлыгы, хәтта битарафлыгы борчылу тудыра. Әти-әниләр кечкенә балаларына тере «уенчык» – песи баласы яки көчек ала да, ул үскәч, ашатуы, каравы авырлашкач, урамга чыгарып ташлый. Шул рәвешле сукбай хайваннар саны арта, ә балалар миһербансыз булып үсә, холыклары бозыла. Аннары каты күңелле һәм җавапсыз булып үсүләренә гаҗәпләнәбез.

Йорт хайваннарын алыр алдыннан алар сезгә чыннан да кирәкме-юкмы, шул турыда ныклап уйласагыз иде.

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Игътибар: урамда хуҗасыз этләр
Игътибар: урамда хуҗасыз этләр
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: