Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
1 октябрь 2021, 11:57

Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

1 октябрьдән алып кайбер бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Үзгәрешләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләрендә эшләүчеләргә, социаль өлкәдә, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең гигиена үзәкләрендә, гидрометеорология өлкәсендә, стандартлаштыру, метеорология һәм Росстандарт тәҗрибәләре үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә эшләүчеләргә кагыла.

Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?
Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Беренче балалары туган яисә тәрбиягә сабый алган аз керемле гаиләләр өчен 1 октябрьдән үзгәрешләр көтелә. Хәзер алар дәүләт түли торган пособиене «Мир» картасына гына алу мөмкинлегенә ия.

Ә карталары булмаганнарга акча кулга бирелә яисә картага бәйләнмәгән исәбенә күчерелә ала.
Әйткәндәй, бу карта икенче һәм өченче балага; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга; тулы булмаган гаиләләрдә; йөклелек чоры һәм бала табу, бала тәрбияләү буенча түләнелә торган пособиеләрне алучыларга да кирәк булачак.

Индексация якынча 4 процент тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч, субъектларга һәм һөнәргә бәйле рәвештә, үзгәрергә мөмкин. Чөнки өстәмә акча күләмен төбәкләр үзләре билгели. Әмма сумма федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нормадан ким булырга тиеш түгел.
Индексация Владимир Путинның май указларында телгә алынган һөнәрләргә (медицина хезмәткәрләренә, педагогларга һәм башкаларга) кагылмый. Чөнки аларның хезмәт хаклары 1 гыйнвардан арта.

2021 елның августында яңа законга ярашлы, ОСАГО полисы алганда техник тикшерү үтү мотлак түгел иде. Әмма 1 октябрьдән кайбер шоферлар әлеге процедураны узарга тиеш була. Бу исемлектә диагностика карталарының срогы быелның февраль, март, апрель, май айларында чыгучылар керә. Әгәр дә срок июньдә чыккан икән, карта ноябрь аена кадәр гамәлдә санала.
Моннан тыш, транспорт 4 елдан артык куллануда булган очракта, йөк һәм пассажирлар транспортларына да техник карау таләп ителә.

1 октябрьдән страховкалау буенча законда да үзгәрешләр көтелә. Хәзер коммерцияле булмаган оешмалар да керемнәрен страховкалый алачак. Бу исемлектә кулланучылар кооперативлары, дини оешмалар, хәйрия фондлары кертемнәре бар. Банк белән берәр хәл булган очракта, акчаның 1,4 млн сумын кире кайтарып булачак.

12 октябрьдәнгражданлык алу җиңеләя. Рәсәй гражданины булырга теләүчегә 18 яшь яшь тулган булырга тиеш. Шулай ук тиешле органнар аның бармак эзләрен алачак. Киләчәктә бу мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы базасында сакланачак.
Инвалидлыкны рәсмиләштерү дә җиңелрәк үтәчәк. Хәзер ул медицина социаль экспертизасына шәхси гаризасыз да биреләчәк. Ә моңа кадәр рәмиләштерелгән инвалидлык автомат рәвештә тагын ярты елга озайтыла.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/oktyabrd-bezne-nindi-zgreshlr-kt

Фото: Sibadvokat.ru

 

Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?
Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?
Автор:Люция Улямаева
Читайте нас: