Чишмэ
+20 °С
Дождь
Игътибар!
28 Июня 2021, 05:38

БДИ: Башкортстанда нәтиҗәләр Рәсәй буенча уртача күрсәткечләрдән югары

Башкортстанда 84 бала Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга язган, республика буенча берничә фәннән йөз балл алучылар өчәү. Узган елда 117 чыгарылыш сыйныф укучысы югары балл алган иде.

БДИ: Башкортстанда нәтиҗәләр Рәсәй буенча уртача күрсәткечләрдән югарыБДИ: Башкортстанда нәтиҗәләр Рәсәй буенча уртача күрсәткечләрдән югары
БДИ: Башкортстанда нәтиҗәләр Рәсәй буенча уртача күрсәткечләрдән югары
БДИ: Башкортстанда нәтиҗәләр Рәсәй буенча уртача күрсәткечләрдән югары
БДИ: Башкортстанда нәтиҗәләр Рәсәй буенча уртача күрсәткечләрдән югары

Республикада йөз балга җиткән имтиханнар саны тагын да артырга мөмкин – тиздән җәмгыять белеме буенча тест нәтиҗәләре билгеле булачак, ул математикадан соң (профильле дәрәҗә) иң популяр фәннәрнең берсе.

Гомумән алганда, Башкортстанда БДИ нәтиҗәләре Рәсәйдәге уртача күрсәткечтән югарырак, дип хәбәр итте республиканың Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Ил буенча күпчелек фәннәр буенча уртача балл төште. Безнең республикада имтихан нәтиҗәләре узган еллардагы кебек. Рус теле һәм математика буенча нәтиҗәләр хәтта югарырак та. Быел рус теленнән уртача балл – 70,7, математикадан – 60,6. География буенча уртача балл 1,5кә артты.

Резерв көннәр дә бар, шуңа күрә саннар үзгәрергә мөмкин, ди министр.

Ә менә тугызынчы сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарын күпкә начаррак тапшырдылар. Сәбәбе – дистанцион укыту нәтиҗәләре, дип билгеләп үтте Айбулат Хажин.

Искәртеп узабыз, узган елда 9нчы сыйныф укучылары пандемия башлану сәбәпле имтихан тапшырмады, дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмичә генә аттестат алдылар.

Быел тугызынчы сыйныф укучылары рус теле һәм математиканы гына ОГЭ (төп дәүләт имтиханы) формасында тапшырдылар. Әлеге фәннәр буенча «канәгатьләнерлек» билгесе аттестат бирү өчен нигез булып тора. 2019 ел белән чагыштырсак, математика буенча уртача балл 0,5, рус теле буенча 0,3 баллга кимегән.

«Мондый күңелсез хәл бөтен Рәсәй Федерациясе буенча күзәтелә. Беренчедән, тугызынчы сыйныф укучылары, чыннан да, озак вакыт дистанцион укыдылар. Моннан тыш, 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар да, аларның ата-аналары да имтиханнар быел да булмас дип ышанганнар, күрәсең», – дип шәрехләде министр.

Фото: «Башинформ» МА

Читайте нас