Чишмэ
+16 °С
Облачно
Игътибар!
25 Июня 2021, 09:10

Су буенда балыкчы...

Бөтендөнья балыкчылар көне – әлеге эшчәнлеккә катнашы булган һәркемнең һөнәри бәйрәме. Болар – һәвәскәр һәм һөнәри балыкчылар, балык тоту белән кәсепчелек итүче суднолар экипажлары.

Су буенда балыкчы...Су буенда балыкчы...
Су буенда балыкчы...

Кешеләр борынгы заманнардан бирле үзләренә көндәлек ризык хәстәрләгәндә сулыкларга игътибар иткәннәр. Һәр җирдә уртак туклану өчен балык аулаучы балыкчылар булган. Бүгенге көндә күпләр өчен балык тоту – яр буенда ял итү. Дурас авыл Советының Дим елгасы буенда урнашкан башкорт авылы – Әлбәйдә һәр ир-ат диярлек балыкчы. Елгада балык та бик шәп – корбан, опты, судак, чуртан, җәен... Гомумән, балыкчыларның сүзләренә караганда, Димдә чөгә дә тотканнары бар.

Сүз уңаеннан, район сабантуена барганда дураслылар үз тирмәләре янында бер яисә ике метрлы җәен йөзеп йөргән бассейн корган вакытлар да булган.

Бервакыт командировкада чакта Әлбәй аша узарга туры килде. Якында гына, елга буенда бер авыл карты кармак салып утыра. Таныштык. Хәлил Мәхмүтов гомере буе Чапаев исемендәге колхозда чабан булган, пенсиягә чыгар алдыннан берничә ел «ЗАВ-20» ашлык чистарту машинасы операторы булып эшләгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Зур уллары

Алик әтисе янында яши, йорт эшләрендә булыша. Хуҗалыклары зур гына: алты сыерлары, 15 сарыклары, атлары һәм бер ябага тайлары, 13 гектар печәнлекләре, роторлы чапкыч белән «ЮМЗ» тракторы бар.

– Терлекләрне карау, мал азыгы әзерләү буенча барлык мәшәкатьләрне улым үз өстенә алды, – ди Хәлил Мәрдәхан улы. – Көчем юк инде хәзер. Шуңа күрә күп вакыт яр буенда кармак салып утырам. Су буенда ул кадәр эссе түгел, күңелем дә ял итә.

– Ә балык эләгәме соң?

– Әле килдем генә. Шушы көннәрдә кило ярымлык ике корбан балыгы тоттым. Бик шәп уха пешердек.

Аңа гореф-гадәт буенча балыкның шәп эләгүен теләп юлга кузгалдым. Ике йөз метрдан соң күләгәдә торган бер машинаны күреп алдым. Су эчендә тездән биек итек кигән тагын бер балыкчы басып тора һәм кызыксынып елга өстендәге батыргычны күзәтә иде. Аны таныдым – элеккеге Чапаев исемендәге колхоз рәисе, ә хәзер крестьян-фермер хуҗалык башлыгы Салават Нигъмәтҗанов иде ул. «Балык кабамы соң?» дип сорадым.

– Әлегә бик капмый. Кичә опты шәп эләкте. Шуңа күрә хәзер тагын бер-ике тапкыр кармак салам да кайтып китәм.

Кич белән тагын килермен әле, – дип җавап бирде ул.

Әйе, безнең якта балык тоту һөнәри эше булган балыкчылар юк. Әмма балык инспекциясе хезмәткәрләре, су хуҗалыгына караган уку йортлары студентлары һәм укытучылары һәм, әлбәттә инде, һәвәскәр балыкчылар бу бәйрәмне үзләренеке дип саный. Кармак тотып яр буенда ял итәргә яратучыларга уңышлар һәм балык тоту тыелган кораллардан файдаланмыйча, кагыйдәләрне үтәп кенә балык тотуларын телик.

Су буенда балыкчы...
Су буенда балыкчы...
Читайте нас