Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Игътибар!
5 Июня 2021, 05:30
Бәлагә бер адым
Коры һәм эссе һава торышы сәбәпле һәр җирдә янгын хәвефсезлеге чаралары көчәйтелде. Әмма күп очракта урманнарга игътибар бирелә. Скверлар һәм парклар исә бу игътибардан мәхрүм. Ә бит хәзер балалар каникулларга киткән һәм көн буена үзләре генә калган вакыт.
Бәләкәчләр балалар мәйданчыкларында уйнаса да, зуррак үсмерләр бергәләшеп якындагы агачлыкларга һәм паркларга баралар. Анда исә, бернинди хәвефсезлек чарасыннан башка учак ягалар, агачларны бозалар.
Шушы көннәрдә Чишмә поселогының Революция урамындагы 31нче йорт янындагы бакчада сигез кешедән торган балалар төркемен күрдем. Бер каенның каерысын куптарып алганнар да ут кабызырга маташалар. Аларга ун-унбиш ел буена үскән агачны һәлак итүләре турында аңлаттым – чөнки каерыдан башка ул корыячак. Тирә-юньдә ут кабып китәрдәй коры яфраклар, агач ботаклары булуын, якындагы яшь каен һәм нарат үсентеләрен күрсәттем. Киттеләр. Аңлаганнардыр дип өметләнәсе килә.
Чишмә поселогында балалар күп. Һәр скверда һәм паркта дежур торып булмый. Әмма янгыннарны кисәтү буенча нинди дә булса чара күрү кирәк. Бер дә булмаса «Учак яндыру тыела» дигән язулы табличкалар куярга, янгын күзәтчелеге, полиция хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек көче белән патрульдә тору оештырырга мөмкин…
Р. S. Шушы көннәрдә Чишмәдә ут белән уйнау сәбәпле, Чернышевский урамында берничә сарай янды.
Фото: https://tamlife.ru/uploads/2018/07/0_7cc82_8261bd92_xl.jpg
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"