Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Игътибар!
15 июль 2020, 17:10

Судагы фаҗигагә каршы бергә торыйк!

Эссе көннәр башлангач, республика елгаларында һәм сулыкларында батып үлүчеләр саны кискен арткан.

Фәрит Гомәров, Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе
Эссе көннәр башлангач, республика елгаларында һәм сулыкларында батып үлүчеләр саны кискен арткан. Бу атнада аерым көннәрдә су коенганда һәлак булучылар саны 6 кешегә җиткән. Фаҗига шунда ки, Бөредә, Салаватта һәм Авыргазыда ике көндә өч бала батып үлгән. Аларга 14 яшьтән 17 яшькә кадәр булган.
Оператив мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле республиканың су объектларында 73 бәхетсезлек очрагы булган.
Статистика күрсәткәнчә, коенучылар көннең икенче яртысында: 14.00дән 21.00 сәгатькә кадәр баталар.
Гражданнарның суда һәлак булу сәбәпләре билгеле, алар өчәү: исерек хәлдә булу; тиеш булмаган урыннарда коену; балаларны күз уңында тотмау.
Исерек килеш суга кермәгез, ярдан ерак китмәгез, елга аркылы йөзеп чыгарга тырышмагыз, үз көчегезне һәм мөмкинлекләрегезне артык бәяләмәгез.
Балаларны су буена үзләрен генә җибәрмәгез, шулай ук су буенда ял иткәндә күзәтүсез калдырмагыз.
Коену өчен махсус җиһазландырылган пляжларны гына сайлагыз!
Суда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре аларны үтәмәү сәбәпле корбан булганнарның әниләренең һәм туганнарының ачы күз яшьләре белән сугарылган. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Су объектларында һәрвакыт иминлек таләпләрен үтәгез! Якыннарыгызга һәм тирә-юньдәгеләргә дә аларны бозарга рөхсәт итмәгез!
Үзебезне һәм балаларыбызны судагы фаҗигаләрдән бергәләп кенә саклый алабыз!
Читайте нас