Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
13 декабрь 2019, 15:54

Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы нинди була?

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан 8-нә кадәр һава торышы билгеле булды.

Якынча мәгълүматлар буенча, көчле салкыннар көтелми. Яңа елның беренче көне аяз, явым-төшемсез була. Һава температурасы көндез -8, -10 градус, төнлә -14, -16.
1 гыйнварда көчле җил чыгу фаразлана.
2-5 гыйнварда көндез -7, -9, төнлә -12, -14 градус. Бу көннәрдә үзгәрүчән һава торышы, кар көтелә.
6 гыйнвардан сизелерлек салкынайта: көндез һава температурасы -16, -18 градус, төнлә -20, -22. Күбесенчә, аяз, кояшлы, явым-төшемсез була, дип хәбәр итә “Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: