Чишмэ
+27 °С
Облачно

«Җиңел» акча төрмәгә илтә

Наркомания – ул медицина диагнозы гына түгел, ә кеше язмышларын җимергән, гаиләләрне таркаткан һәм яшьләрнең киләчәген тартып алган тирән социаль фаҗига. Кызганычка каршы, Чишмә районы да бу катлаулы проблемадан читтә калмый. Хокук саклау органнарының 2026 елның узган чорындагы мәгълүматлары шуны күрсәтә: район урамнарында гражданнарыбызның иминлеге өчен көн саен көрәш бара.

«Җиңел» акча төрмәгә илтә«Җиңел» акча төрмәгә илтә
«Җиңел» акча төрмәгә илтә

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге мәгълүматларына караганда, 2026 ел башыннан муниципалитетта наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 10 җинаять теркәлгән, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч очракка күбрәк.

Теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саныннан бишесе – тыелган матдәләрне саклау; дүртесе – наркотик чараларны сату; берсе наркотиклар куллануга кыстау очраклары.

Бүгенге көндә Чишмә районында наркотик матдәләр кулланган 41 кеше табиб-наркологта исәптә тора. Әлеге саннарның һәрберсенең артында бу кешеләрнең шәхси фаҗигасе һәм аларның якыннарының чиксез хәсрәте ярылып ята.

Хокук саклаучыларны аеруча борчыганы – районда яшәүчеләрнең җиңел һәм тиз табышка алданып, үлемгә китерүче тыелган матдәләрне тарату бизнесына ешрак тартылуы. Ләкин мондый «эшнең» ахыры һәрвакыт бер төрле – тимер рәшәткә белән тәмамлана.

Мәсәлән, 2026 елның 13 мартында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Чишмә поселогында яшәүче, безнең район территориясендә турыдан-туры наркотиклар сату белән шөгыльләнгән хатын-кызны тоткарлаганнар. Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге аңа карата РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 3 өлеше «б» пункты нигезендә җинаять эше кузгаткан. Хәзер тиз баеп китәргә омтылуы өчен аңа унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза яный.

Яз ахырында тагын бер шундый очрак булган. 21 майда полиция хезмәткәрләре район үзә-гендә яшәүче тагын бер яшь хатынны тоткарлаган. Ул наркотикларны контактсыз юл белән – яшерен урыннарга куеп тараткан. Оператив-эзләү чаралары барышында  полиция хезмәткәрләре аның кулыннан гомуми авырлыгы 12 грамм (бу күп күләмгә керә) синтетик наркотик тартып алганнар.

Аңа карата РФ Җинаять кодексының 30-нчы маддәсенең 3-нче өлеше – 228.1 маддәнең 4-нче өлешенең «г» пункты (күп күләмдә наркотиклар сату) нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу маддәнең санкцияләре бик кырыс – аңа егерме елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Полиция хезмәткәрләре тагын бер тапкыр кисәтә: наркотиклар сату буенча интернет-кибетләр оештыручылар, яшьләргә тулы иминлек һәм җиңел акча вәгъдә итеп, вербовкалауның катлаулы ысулларын кулланалар. Чынлыкта исә аларның «карьерасы» берничә атна дәвам итә, шуннан соң котылгысыз тоткарлану көтә һәм кырыс хөкем карары башлана, ул калган гомерне сызып ташлый.

Хөрмәтле чишмәлеләр! Әгәр дә сез наркотикларны саклаучы, кулланучы, таратучы, күп катлы йортлар тирәсендә яки урман-кырларда һәрвакыт буталып йөрүче шикле кешеләрне күрсәгез, бу хакта кичекмәстән Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча дежур бүлегенә хәбәр итегез.

Безнең уяулык һәм битараф булмавыбыз – наркотиклар таралу юлында төп киртә һәм балаларыбызның иминлеге ул.

 

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас