

2026 елның 30 маенда төнлә Осоргино – Енгалыш автоюлының өченче чакрымында «Лада Калина» автомобиле һәм питбайк бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә мотоцикл техникасын йөртүче үсмер малайның гомере өзелгән.
Прокуратура юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү оештырды. Күзәтчелек ведомствосы булган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыкларга ниятли. Тикшерү барышында балигъ яшькә җитмәгән балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуын кисәтү турындагы законнарның үтәлешенә, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә бәя биреләчәк. Әгәр җаваплы затларның гамәлләрендә хокук бозу ачыкланса, прокуратура чара күрәчәк.
Бу хәбәр турында язылган коры юллар артында тирән фаҗига ята һәм ул барлык ата-аналар өчен мөһим сабак булып тора. Бу очракта төп сорау: питбайк руле артындагы 14 яшьлек яшүсмер нишләп машиналар йөрегән юлга килеп чыккан? Ни өчен балаларга мототехника сатып алырга ярамый?
Питбайк – ул велосипед та, самокат та түгел. Бу югары хәвефле транспорт чаралары категориясенә керүче спорт мотоциклы. Аны әлеге техниканы йөртү хокукы булмаган үсмер балага сатып алу – ул аның һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышына турыдан-туры куркыныч тудыру. 14 яшьтә «А» категорияле (мотоцикллар) йөртү таныклыгы алу мөмкин түгел. Яшүсмер юл хәрәкәте кагыйдәләрен тулысынча белми, катлаулы техника белән идарә итүдә тәҗрибәсе юк һәм махсус әзерлек узмаган. Хәтта зур булмаган мотоцикл белән идарә итү дә көч, чыдамлык һәм тиз реакция таләп ителә. Үсмер баланың кинәт тормозга басканда яки бәрелешүдән саклану өчен маневрлар ясаганда техниканы тотып калу өчен көче юк. Питбайклар шактый тизлек алырга сәләтле. Тәҗрибәсез йөртүче кулында бу тизлек контрольсезгә әйләнә, питбайкны үлем тозагына әйләндерә. Автомобильдән аермалы буларак, мотоциклның металл каркасы, хәвефсезлек мендәрләре һәм каешлары юк. Теләсә нинди башка транспорт чарасы белән бәрелешкәндә ике тәгәрмәчле транспорттагы кешенең исән калу мөмкинлеге бик аз.
Осоргино – Енгалыш юлындагы авария кемнеңдер гамьсезлеге аркасында коточкыч фаҗигага әйләнде. Үсмернең үлеме барлык өлкәннәр өчен сабак булырга тиеш: балаларга мондый транспорт чаралары сатып алу – ул төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган ваемсызлык.
Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызны саклагыз һәм күңел ачу өчен аларның гомерләрен куркыныч астына куймагыз!