Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
18 сентябрь 2025, 15:29

Чемпионат тәмамлана, тик китәсе килми...

Дөньяның төрле илләреннән килгән яшь геологлар Башкортстанны үз иттеләр һәм яңа белемнәр, якты тәэссоратлар, хыяллар, истәлеккә алынган Торатау кисәкчеге белән туган якларына юл тоттылар. Башкортстан җирендә үткән, 38 командадан 300гә якын катнашучыны үз канаты астына алган «Геовызов» атамасындагы халыкара геология чемпионаты тәмамланды. Республикага Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән 22 команда һәм Үзбәкстан белән Казахстаннан алып Мисыр һәм Көньяк Африкага кадәр чит илләрдән килгән 16 команда өчен очрашу урыны булды. Дәвамы сайтта

Чемпионат тәмамлана, тик китәсе килми...
Чемпионат тәмамлана, тик китәсе килми...

Әлеге чемпионат – ул ярышлар гына түгел, ә булачак геологлар өчен үз сәләтләрен ачу, хыялларындагы эшне табу һәм файдалы танышулар булдыру мөмкинлеге.

Уфа нефть-техник университеты студенты Максим Гончаров кристаллография буенча ярышларда өченче урын алды.

Киләчәктә берәр яхшы компаниядә эш табу өчен катнашам. Кызганычка каршы, тел киртәсе аркасында барлык катнашучылар бе-ән дә аралашып булмады, әмма Беларусь Республикасы егетләре белән рәхәтләнеп сөйләштек. Бәлки, берәр халыкара форумда тагын очрашырбыз әле, – ди Максим.

Эфиопиядән килгән булачак гидрогеолог Эмнет Дередже халык-ара геология чемпионатында икенче ел катнаша. Аның сүзләренә караганда, аны, барыннан да бигрәк, Башкортстан мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре тәэсирләндергән, шулай ук практик тәҗрибә алу мөмкинлеге дә җәлеп иткән.

Волонтерлар белән дуслаштык, тәрҗемәчеләр ярдәмендә Африка илләреннән килгән катнашучылар белән аралаштык, – ди Учалы районына экскурсиягә барганнан соң башкорт кухнясына гашыйк булган Эмнет. – Сезнең чәкчәк бик тәмле. Учалыда үткән осталык дәресендә мин дә ясарга өйрәндем, кайткач үзем дә өйдәгеләрне пешереп сыйлый алырмын дип уйлыйм, – ди ул.

Без шулай ук Көнчыгыш Казахстандагы Д. Серикбаев исемендәге техник университетның 4-нче курс студенты Айым Жиенханова белән дә аралаштык.

Җыелма командага эләгү өчен безгә катгый сайлау аша узарга туры килде. Һәр эштә актив булырга һәм укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк булды. Чемпионатка киләчәктә нинди предприятиеләрнең стажировка тәкъдим итә алуын белергә һәм үземнең яхшы белгеч була алу мөмкинлегемне сынап карарга килдем. Безнең университетта бары тик теория генә өйрәнелә, ә монда 10 көн диярлек практика – бу геолог өчен әһәмиятле! Мине таулар һәм Уфа таң калдырды, шундый чиста һәм заманча шәһәр! Калкан күле дә озак вакыт хәтеремдә сакланыр. Казахлар белән башкортларның уртак яклары күп, моны күзәтү кызыклы булды. Аннары, бездә корт һәрвакыт әче, ә монда безнең өчен гадәти булмаган тәмле ризыктан – җиләк кушылган татлы корттан авыз иттек, – диде ул.

Ә Монголиядән килүчеләр төрле илләрдәге коллегалары белән аралашу һәм дөньяга карашны киңәйтү мөмкинлеге өчен бик күпне бирергә әзербез, дип белдерделәр! Морадым тарлавыгы да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Безнең яклардагы табигать тә бик матур, тик хәзер безгә бушлай уку мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен баш күтәрми укырга да укырга, – диде катнашучыларның берсе. – Билгеләр югары булмаса, бюджет урыны турында онытырга мөмкин. Шуңа күрә без, бюджет исәбенә укучылар, сүз тидермәслек итеп укырга тиеш. Безнең стипендиябез дә юк. Шуңа күрә югары уку йортларында бушлай белем алуның кадерен белегез, – диләр алар.

Известьташлар турында диссертация язучы Гайана вәкиле Элизабет Агиекум истәлеккә үзе белән Торатауның бер кисәкчеген алып кайтып китәчәк.

Бу якларның тарихы белән якыннан таныша алуыма шатмын, үземне бәхетле хис итәм. Биогермлы известьташлардан торган Торатауда борынгы диңгез турында бай мәгълүмат сакланган, бу аны тикшерүчеләр өчен аеруча кыйммәткә ия, – дип фикере белән уртаклашты Элизабет. – Хәзер мин, һичшиксез, югары баллга диссертация язачакмын! – ди ул.

Халыкара геологлар чемпионаты волонтертәрҗемәчеләр өчен дә зур тәҗрибә алу мөмкинлеге. Аларның күбесе чемпионатта беренче ел гына эшләми.

Без катлаулы техник терминнарны тәрҗемә итәбез, – дип сөйли Башкорт дәүләт педагогия университетының өченче курс студенты Виктория Ерофеева. – Бу чарада катнашканнан соң мин киләчәктә тар юнәлешле тылмач булырга һәм техник тәрҗемә белән шөгыльләнергә карар иттем, геологлар чемпионаты бик яхшы тәҗрибә булды, – ди ул.

Ә тагын да, чемпионат һөнәри үсешкә һәм элемтәләрне җайга салырга ярдәм итеп кенә калмыйча, романтик мөнәсәбәтләр барлыкка килү урынына да әверелә, дип билгеләп үттеләр волонтерлар.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас