Мавыктыргыч спорт төрен популярлаштыру үрнәге була түгелме соң бу!?
Мәргәннәр, чемпионат шартлары буенча, һәр районга хас атрибутикада милли башкорт киемнәреннән килгәннәр иде. Бу күренеш һәм Турахан кәшәнәсе янындагы җәядән ук ату урыннары чарага үзенчәлекле төсмер өстәде һәм ниндидер башка чорга килеп эләккән кебек тоелды. Һава торышы да “җитди” булды. Кәшәнә өстендә куе зәңгәр болытлар куерды, тик кошлар сайравы гына яз җитүен һәм табигать уянуын хәтерләтте. Җилле көн Чишмә даласының гасырлардан гасырларга сакланып калган табигатен һәм даимилеген ассызыклады.
Башкортстан Республикасында ук белән ату федерациясе президенты Юлай Галиуллин чарага җыелучылар белән көнүзәк темалар буенча әңгәмә үткәрде, планнар турында сөйләде һәм милли стильдә җәядән атуны популярлаштыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Башкорт мишененең башкалардан аермасын, җирдән шактый биек булуын ассызыклап үтте, чөнки башкортлар йомран ашамаган, диде ул. Тиздән ул Бөтенрәсәй реестрына кертелергә тиеш.
Катнашучылар тантаналы рәвештә федерациягә керделәр, аларга истәлекле значоклар, таныклыклар һәм әләмнәр тапшырылды, бу вакыйганың әһәмиятен тагын да күтәреп җибәрде.
Толбазыдан килгән 14 яшьлек Батырхан Гайсин иң яшь катнашучыларның берсе булды. Ул өлкәннәр арасында чыгыш ясап, өченче урын алды. Яшь мәргән балалар арасында узган республика турнирларында берничә тапкыр чемпион исемен алган.
Ул шулай ук ике тапкыр җәядән ату буенча «Туган Батыр» Бөтенрәсәй турниры һәм «Кырыс Уксы» төбәкара турниры чемпионы, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 3D җәядән ату буенча Рәсәй кубогының бронза призеры, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Рәсәй Федерациясенең җәядән ату буенча чемпионатында һәм кубогында катнашкан. Батырхан спортның бу төре белән өч ел ярым гына шөгыльләнүенә карамастан, илле бер тапкыр беренче урын яулаган.
Катнашучылар арасында хатын-кызлар да күп булды.
– Ярышларга кәефемне күтәрү һәм яшьләр белән аралашу өчен йөрим, – дип сүз башлады ул. – Тәүге тапкыр Бөрйән районында Шүлгән-Таш тыюлыгында үткән мастер-класста кулыма җәя алдым. Бер тапкыр атып карау белән минем шөгыль булуын аңладым. Төз атам дип әйтә алмыйм, мин бит инде пенсиядә, күзләрем бик үткер түгел. Ләкин, бу шөгыль күңелемә хуш килде һәм чын мавыгуга әйләнде.
Республикада үтүче барлык ярышлар турында «Мәргән» чатында беләбез. Алар аеруча җәй аенда еш үтә. Быел яз тәү тапкыр Күмертауда булдым, анда чын күннән тегелгән янчык оттым, – диде Уфадан Чишмә районына ахирәте Лилия Низаметдинова белән килгән Раилә Белажева.
Раилә ханым буш вакытында бик теләп милли киемнәр яңарту белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Ә ахирәте Лилия өендә музейга куярлык милли киемнәр коллекциясе җыйган. Лилия Низаметдинова ярыш йомгаклары буенча хатын-кызлар арасында «Тиз атыш» дисциплинасында өченче урын алды.
Чемпионатта булганнан соң анда катнашучылар турында: аларны уртак шөгыль генә түгел, ә чын милли тугандашлык берләштерә, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Алар тарафыннан сайланган спорт төре дә дөньякүләм танылырга һәм яшьләр арасында үсеш алырга лаек. Милли мәдәният белән горурлык хисе менә шулай тәрбияләнә!