Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
4 апрель 2025, 09:15

Хөсәенбәк кәшәнәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музееның бер өлеше булачак

Башкортстан Башлыгы эш сәфәре белән Чишмә районына килде. Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Акзират каберлегендә Хөсәенбәк кәшәнәсендә булдылар. Әлеге кәшәнә – мөселманнар өчен изге урын, архитектура һәйкәле һәм мәдәни мирас объекты. Хөсәенбәк Башкортстан территориясендә исламга нигез салучы булып санала. Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов әлеге кәшәнәнең Тамерлан (Аксак Тимер) указы буенча якынча 1393-1394 елларда төзелүе турында сөйләде.

Хөсәенбәк кәшәнәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музееның бер өлеше булачак
Хөсәенбәк кәшәнәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музееның бер өлеше булачак

Риваятьләр буенча, ул якташының кабере кайда икәнен белеп, аның өстендә мәһабәт каберлек корырга кушкан. Кабер ташларын 12 үгез җигеп Төркестаннан кадәр китергәннәр. Кабер ташындагы язуда һиҗри 740 елда вафат булган Хөсәенбәк рухына рәхим-шәфкать сорап дога язылган.

Кәшәнә XIX гасыр башында җимерелә, ләкин 1911 елда Уфа мөфтияте аны торгыза.

Тамерлан кәшәнә янында алты князен җирләгән, шуннан Акзират каберлегенә нигез салынган.

1985 елда кәшәнә эчендә өч олы кеше һәм алты бала җирләнгән тугыз каберлек табыла. Шул елларда үткәрелгән археологик казыну эшләреннән соң шактый вакыт узгач, 2016 елда гына Хөсәенбәк калдыклары кире күмелә. Мөселманнар өчен изге урын саналган һәм архитектура һәйкәле булып торган әлеге кәшәнә дә Евразия күчмә цивилизацияләр музее тарихи-мәдәни проектының бер өлеше булачак. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу урынның әһәмиятен һәм күренекле шәхес Хөсәенбәк белән бәйләнешен билгеләп үтте, аның турындагы тарихи документларны саклау һәм тикшерү кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук кәшәнә тирәсендәге территорияне төзекләндерү һәм арытаба өйрәнү өчен экспедицияләр уздыру планнары турында хәбәр итте.
Радий Хәбиров
тормыш иптәше, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительлек советы рәисе Каринэ Хәбирова белән Чишмә районының Шөнгәккүл авылында урнашкан «Иминлек» Республика геронтология үзәгендә дә булды. Алар өлкәннәрне Ураза бәйрәме белән котладылар. Үзәк директоры Зөлфирә Маскулова бүлекнең 2001 елдан бирле эшләве һәм биредә өлкән яшьтәгеләр өчен барлык шартлар тудырылуы турында сөйләде. Үзәктә 27 кеше яши,15енең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле. Радий Хәбиров мондый учреждениеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм шәфкатьлелекнең әһәмияте, бер-береңә кайгыртучанлык күрсәтүнең мөһимлеге турында сөйләде. Төбәк башлыгы шулай ук үзе турында хәстәрлек күрә алмаучыларга ярдәм кирәклеген ассызыклап, мөмкинлеге булган кешеләрне мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга өндәде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Иминлек» республика геронтология үзәгенә 2019 елда, Уфаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында нигез салынган. 2025 елда Уфада «Демография» гомумдәүләт проекты буенча әлеге учреждениенең яңа корпусын ачу планлаштырыла. Радий Хәбиров шулай ук 1968 елда Шөнгәккүл авылында төзелгән мәктәптә дә булды, анда педагоглар белән аралашты. Мәктәптә 283 бала укый, алар арасында күрше авыллардан килеп укучылар да бар. Аларны мәктәпкә өч автобус йөртә. 2023 елда мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт үткәрелгән.

Моннан тыш, төбәк Башлыгы район хакимияте җитәкчелеге белән очрашуда Шөнгәккүл авылының Үзәк урамы торышы турында фикер алышты. Ул муниципалитетка юлны ремонтлау мөмкинлеген карау өчен смета әзерләргә кушты.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас