Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмәнең «Зәңгәр беретлар»ы үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Һава-десант гаскәрләре тарихы ерак 1930 елга барып тоташса да (ул вакытта Воронеж янындагы өйрәнүләрдә тәүге 12 десантчы парашютлар белән «ТБ-3» бомбардировщигыннан сикергән), десантчы көне киң колач белән 1991 елдан бирле 2 августта билгеләп үтелә башлады.

Безнең десантчылар үз бәйрәмнәрен ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлыйлар. Шуннан соң үзләре җыйган акчага күчтәнәчләр алып поселокның балалар приютына баралар, анда яшәүче сабыйлар аларны котлау өчен концерт программасы белән көтеп алалар.

Десантчылар бу көнне шулай ук һәлак булган сугышчылар каберенә дә баралар. Кирәк булганда кабер ташларын урнаштыралар, флаглар калдыралар. Аннары дуслары һәм гаиләләре белән табигать кочагына чыгалар.

Чишмә десантчылары быел янә «Геройлар ярышы» проектында катнашачак. 2023 елда республиканың 63 районыннан килгән командалар арасында безнең алты кешедән торган команда дүртенче урын алган иде. Быел да алдынгылар рәтендә булырга исәп тоталар.

Десантчыларыбыз махсус хәрби операциягә киткән иптәшләре өчен гуманитар ярдәм җыюда да катнаша. Быел инде өченче машина йөк әзерләп җибәргәннәр.

Чишмәнең «Зәңгәр беретлар»ы үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Чишмәнең «Зәңгәр беретлар»ы үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: