Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Аварияләр, янгыннар...

Чишмә районында юл-транспорт вакыйгасында бер кеше һәлак булган, биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган 27 майда көндез Шөн-гәккүл авылында юл-га килеп чыккан баланы машина бәрдергән. Кыз «умрау сөяге сыну» диагнозы белән республика Балалар клиник дәваханәсенә озатылган. 28 майда Салих авылында... Мәкаләнең дәвамын сайтта укыгыз

Аварияләр, янгыннар...
Аварияләр, янгыннар...

1956 елгы ир-ат «Фольксваген-Поло» машинасында китеп барганда идарәне югалтып Уза елгасына төшеп киткән. 68 яшьлек шофер алган җәрәхәтләрдән шул урында һәлак булган.

Самара – Уфа – Чиләбе юлында тагын бер авария булган җиңел автомобиль «Джон-Дир» тракторы белән бәрелеш-кән. Салонда өч зур кешедән тыш, балигъ яшькә җитмәгән бала да булган, барысы да Благовар районыннан. Машинага идарә иткән 31 яшьлек шофер «баш сөяге-ми җәрәхәте» диагнозы белән Уфа шәһәренең 22-нче хастаханәсендә дәвалана. 51 яшьлек хатын шул ук диагноз белән Уфаның 21-нче хастаханәсендә дәвалана. 31 яшьлек хатынның баш сөяге ярылган һәм баш тиресе купкан, ә 11 яшьлек кызның кулбашы сынган. Авариядә зыян күрүчеләрнең барысының да хәле тотрыклы дип бәяли.

Үткән атнада Бер-дәм кизү-диспетчерлык хезмәте системасында 611 шалтырату кабул ителгән, шуларның 103-е ялган.

Бу чорда район буенча 6 янгын булган. Янгын сүндерүчеләр ут капкан чүп-чарны сүндерү өчен дүрт тапкыр Алкин-2 һәм Яңа Усман авылларына һәм янып киткән коры үләнне сүндерү өчен Ярми авыл Советы биләмәсенә барганнар. Ә бер янгын иртәнге сәгать биштә күп катлы йорт подъездында чыккан. Сәбәбе ут белән саксыз эш итү. Өйдрәк авылында да гаражда торган бер машинага ут капкан.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: