Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ут төртүче тоткарланган

Күптән түгел Чишмәдә кемнеңдер корыган үләннәргә ут төртеп йөрүе турында хәбәр таралды. Ул һәркөнне диярлек, ә кайвакыт көнгә берничә тапкыр Җиңү паркындагы агачлыкларга ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр янгынның ут төртү нәтиҗәсендә чыгуын аңлап ала, чөнки янып киткән участоклар бер генә түгел, дистәләгән урында була.

Ут төртүче тоткарланган
Ут төртүче тоткарланган

Күптән түгел Чишмәдә кемнеңдер корыган үләннәргә ут төртеп йөрүе турында хәбәр таралды. Ул һәркөнне диярлек, ә кайвакыт көнгә берничә тапкыр Җиңү паркындагы агачлыкларга ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр янгынның ут төртү нәтиҗәсендә чыгуын аңлап ала, чөнки янып киткән участоклар бер генә түгел, дистәләгән урында була. Янгын чыккан урында китереп ташланган чүп-чар да табылган, ә чүп савытлары бу тирәдән ерак урнашкан. Шуңардан чыгып, ут төртүчегә явыз ниятен тормышка ашыру өчен коры чүп кирәк булган дип фаразлана.

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Илхомжон Ачилов район гәзитенең «ВКонтакте»дагы төркеме аша ут төртүчене тотуда ярдәм сорап поселок халкына мөрәҗәгать итте. Һәм шаһитләр табылды. Аларның сөйләве буенча, өлкән яшьтәге ир-ат тиз генә качкан. Аны күреп калучылар хокук саклау органнары хезмәткәрләренә күрсәтү өчен фотога төшереп өлгермәгәннәр.

Шуннан соң, янгын хәвефе чоры башлану сәбәпле, аңа засада оештырырга карар ителә. Ир-ат янгынга каршы хезмәт һәм поссовет хезмәткәрләренең оператив-эзләү чаралары барышында җинаять өстендә тотыла.

Ул элек тә янгын сүндерүчеләрнең күз уңына эләккән, 2021 елда шул ук паркта ут төртеп йөргән өчен штрафка тартылган 1952 елгы ир булып чыга. Ләкин моңа кадәр җавапка тарттыру аңа сабак булмаган, күрәсең.

Әйткәндәй, ул этлеген вак-төягенә кадәр уйлап эшләгән. Паркка килгәч, чүп контейнерыннан берничә пакет алган һәм яндыру өчен агачлыкка таба юнәлгән. Әмма бу юлы нияте барып чыкмаган, кулга алынган.

Әлеге вакытта җинаять эше административ комиссиядә тикшерелә. Хокук бозган өчен аңа 2000 сум штраф яный.

Халык үлән януын күрми калган булса, нинди фаҗига килеп чыгуын күз алдына да китерүе авыр. Тирә-яктагы биналарга һәм торак йортларга да ут кабып җитди зыян килер иде.

Фото: bE-QWC7GSK8.jpg (1680×1119) (tildacdn.com)

Ут төртүче тоткарланган
Ут төртүче тоткарланган
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: