Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Машина йөртү таныклыгыннан «колак какканнар»

Үткән ял көннәрендә район территориясендә өч шоферның руль артында исерек йөрүе ачыкланган, алар арасында бер хатын-кыз да булган. Әлеге гражданнарга карата административ материаллар төзелгән, ә автомобильләре махсус тукталышка куелган. Дәвамын сайтта укыгыз   Фото ссылкасы  565435323454364523_p83870.jpg (800×500) (izvmor.ru)

Машина йөртү таныклыгыннан «колак какканнар»
Машина йөртү таныклыгыннан «колак какканнар»

Аларга 1,5 елдан 2 елга кадәр транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең юл кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева билгеләп үтүенчә, кызганычка каршы, машина йөртүчеләр юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәвеф янавын уйламыйча, исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр. Ел башыннан 30лап исерек шофер тоткарланган. Дәүләт автоинспекциясе кисәтү эшен дәвам итәчәк.

ЮХИДИнең хәбәрләр кабул итү буенча @GIBDDRB_02bot телеграм-чаты булуы турында исегезгә төшерәбез, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә ра-йоны буенча дежур часте телефоны 8 (34797) 2-12-00.

Үткән атнада, 11-17 мартта, 14 юл-транспорт һәлакәте булган, анда өч кеше зыян күргән. 15 мартта көндезге сәгать өчләр тирәсендә М-5 Урал «Самара Уфа Чиләбе» трассасында ир-ат идарә иткән «Лада Калина» зур тизлектә барып «КамАЗ» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина шоферының күкрәк читлеге имгәнгән, уң кул чугы җәрәхәтләнгән, янында утырган хатынның сул бот сөяге сынган һәм баш мие селкенгән. Алар Уфа шәһәренең 3-нче дәваханәсенә озатылган. Чишмә районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Альберт Биктаһиров хәбәр итүенчә, 16 мартта кичке сәгать тугызлар тирәсендә Караякуп Новотроицкий – Ибраһим юлында 78 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле каршыга килүче «Рено Меган» һәм «ВАЗ-21102» белән бәрелешкән. Бот сөяге сынган «ВАЗ» шоферы Уфа дәваханәләренең берсенә озатылган.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: