Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәре тыныч кына үтмәгән

2024 елның 1-7 гыйнварына кадәр 112 системасы буенча Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә сигез йөздән артык шалтырату кабул ителгән. Аларның 69ы ялган булган. Бу көннәрдә ашыгыч ярдәм чакыручылар күп булган (342 очрак), 271 кеше белешмә алу өчен шалтыраткан. Яңа ел бәйрәмнәрендә 88 гражданин торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге проблемалар турында борчылып мөрәҗәгать иткән. 68 шалтырату Чишмә районы эчке эшләр бүлегенә кагылган.

Яңа ел бәйрәмнәре тыныч кына үтмәгән
Яңа ел бәйрәмнәре тыныч кына үтмәгән

Бу чорда ике янгын очрагы теркәлгән. Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Альберт Биктаһиров хәбәр итүенчә, 1 гыйнварда төнге сәгать икеләр тирәсендә Кузьминка авылында агач йорт янып киткән. Янгынны сүндерү барышында күрше районда яшәгән 1969 елгы ир-атның гәүдәсе табылган. Янгында зыян күргән, I-III дәрәҗәдә ике кулы, шулай ук бите пешкән 1960 елгы хатын Уфа шәһәренең 18-нче санлы клиник дәваханәсенә озатылган.

3 гыйнварда төнге сәгать берләр тирәсендә Түбән Хаҗәт авылыннан мунчага ут кабуы турында шалтырату кабул ителгән. Бәхеткә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: