Озак та тормый картәнисе, ә берничә елдан соң әтисе дә вафат була. Ул әнисе янына бармый, туганнары тәрбиягә ала.
1995 елда мәктәп тәмамлагач, Фәнис 48-нче училищеда умартачы һөнәре ала, шул ук вакытта автомәктәптә дә укый. 1999-2001 елларда хәрби хезмәттә була, армиядән кайткач ФСИНның (Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт) махсус бү-
лекчәсендә эшли башлый. 2004 елда Башкорт икътисад колледжының (БЭК) Чишмә филиалын тәмамлый, ә киләсе елда читтән торып БДУның хокук институтына укырга керә (чын ир-ат холкы менә шунда күренә башлый).
Хәтерләвебезчә, бу катлаулы заманалар. Ул берничә тапкыр Төньяк Кавказга командировкаларга бара. Берсендә Фәнис авыр яралана. Озак вакыт госпитальдә ятарга, операцияләр кичерергә туры килә. Исән кала, тик бер күзен югалта. Шунсын әйтергә кирәк, командование аннан баш тартмый. Аны хәрби булмаган вазифага күчерәләр, һәм
ул хезмәтен дәвам итә. Фәнис Шамил улы хәрби хезмәт стажы тулгач, 2013 елда, лаеклы ялга чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, ул махсус бүлекчә хезмәткәре һәм югары белемле юрист буларак, Башкорт икътисад колледжының Чишмә филиалында да укыта.
2014 елдан бирле Чишмәдәге бер финанс учреждениедә эшли.
Бер чынаяк кофе эчкән арада без Фәнис Шамил улы белән күп нәрсәләр турында, дөньяда, илдә барган хәлләр, гомумән, тормыш турында сөй-ләштек. Тел төбеннән аңлашылуынча, ул үзенең, сугышта катнашу тәҗрибәсе булган ир-атның, илгә, халыкка файда китерә алуы турында еш уйлана.
– Мин сугыш хәрәкәтләрендә катнаштым, тәҗрибәм бар, әмма сә-ламәтлегем аркасында кулыма корал тотып хәрби операциядә катнаша алмыйм. Шуңа күрә җиңүне якынайту өчен кулымнан килгәнчә өлеш кертәм. Ярдәм итү мөмкинлеге булу белән автомобиль сатып алдым, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр һәм элекке чик буе сакчылары аны махсус хәрби операциягә җибәрү өчен әзерләргә ярдәм иттеләр, – ди Фәнис Мансуров.