Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
20 октябрь 2023, 11:21

Түгәрәккә чыгып киткән һәм югалган...

Чишмә районында бер атна эчендә дүрт кеше югалды. 10 октябрьдә кич белән районны бер кыз бала югалу турындагы хәбәр тет-рәндерде. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Альберт Биктаһиров мәгълүматлары буенча, мәктәптә укучы кыз төштән соң сәгать икеләр тирәсендә түгәрәккә киткән, тик барып җитмәгән һәм өенә дә кайтмаган.

Түгәрәккә чыгып киткән һәм югалган...
Түгәрәккә чыгып киткән һәм югалган...

Бу хакта 21.43 сәгатьтә баланың әнисе хәбәр итә. Сигез яшьлек кызны эзләргә бөтен район һәм барлык хезмәтләр чыкты. Уфаның «Лиза Алерт» эзләү отряды волонтерлары һәм күрше районнардан битараф булмаган гражданнар кушылды.

Берничә сәгать эчендә барлык йорт аллары, подъездлар, торак булмаган биналар, канаулар, төзелеш мәйданчыклары, яр буйлары, кызның ту-

ганнары яшәгән авыллар, поселоктан чыгып барган машиналар тикшерелде – тик нәтиҗә булмады…

Ә 11 октябрьдә төнге 2.17 сәгатьтә сигез

яшьлек кыз дустының фатирында исән-сау табыла. Аны дусты-ның әтисе эзләп тапкан. Ул диван астына яшеренеп йоклап киткән булган.

14 октябрьдә Бер-дәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тагын бер бала югалу турында хәбәр килә. Төнге сәгать уникенчеләрдә бер ир-ат 14 яшьлек сеңлесенең 16.00 сәгатьтә өйдән чыгып китүен һәм әлегә кадәр кайтмавын хә-бәр итә. Кызны иртән 6.30 сәгатьтә исән-сау килеш дусларында табалар.

Шул ук төнне 1.29 сәгатьтә бер ир-аттан машинасының Күчем һәм Новотроицкий авыллары арасындагы басуда ватылуы турында хәбәр килә. Дус-

ты аңа ярдәмгә китә, тик телефоны җавап бирми башлый. Бу ир икенче көнне төш вакытларында үзе кайта.

15 октябрьдә кичке тугызлар тирәсендә коткаручылар Дәүлә-кән районы Александровка авылында яшәүче кешенең урманда адашуы турында хәбәр ала. Якынча бер сәгатьтән соң аны Әлбәй һәм Тәпәреш авыллары арасындагы юлда, агачлар арасында табалар.

 

Фото чыганагы: 625857e9034c936d4297b046_piqsels.com-id-jruvk.png (1280×720) (webflow.com)

Түгәрәккә чыгып киткән һәм югалган...
Түгәрәккә чыгып киткән һәм югалган...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: