Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тыныч йокла, яугир

Ефрейтор Самат Әнвәр улы 1991 елда Ар авылында туа. Келәш урта мәктәбендә белем ала. Волгоград шәһәренең аерым гвардия мотоукчылар бригадасында хәрби хезмәттә була.

Тыныч йокла, яугир
Тыныч йокла, яугир

2022 елның 27 сентябрендә Рәсәй Федерациясе Президентының «Өлешчә мобилизация турында»гы Указына ярашлы, Кораллы көчләргә алына. 2022 елның октябреннән башлап махсус хәрби операциядә катнаша. Быел июнь ахырында кыска вакытлы ялга кайта.
10 июльдә Украина территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Самат Мостаев Рәсәй Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Бөтен республика халкы исеменнән кайгы уртаклашам. Йөрәкләребез сыкрап матур егетләребезне соңгы юлга озатабыз... Авыр сугыш бара. Самат өлешчә мобилизация буенча китеп озак вакыт сугышта катнашты, ахырга кадәр хәрби бурычына тугры калды, дип билгеләп үтте матәм чарасында чыгыш ясап Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы сугышчының әти-әнисенә чын яугир, ватанпәрвәр тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм Мостаевларның ике баласын тәрбияләүдә ярдәм итәчәкбез, дип ышандырды.
Республика Башлыгы Указы белән ефрейтор Самат Мостаев вафатыннан соң Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.
Радий Хәбиров Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка Самат Мостаев турындагы хәтерне мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кушты.
Башкортстан Республикасы хәрби комиссары Михаил Блажевич билгеләп үтүенчә, герой белән барысы да горурланачак, балалар аның үрнәгендә тәрбияләнәчәк.
Самат Мостаевның гаиләсен игътибарсыз калдырмабыз, ярдәм кулы сузарга тырышырбыз. Кызганычка каршы, алар якын кешеләрен югалткан бердәнбер гаилә түгел, дип билгеләп үтте Ришат Мансуров үз чыгышында.
Яугирне соңгы юлга озатырга сугышчан дусты да кил
де.
Бөтен рота исеменнән кайгыгызны уртаклашам. Без аның белән беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр бергә булдык. Өйгә исән-сау кайта алмавы бик кызганыч. Самат белән танышу мөмкинлеге булганга әти-әнисенә рәхмәтлебез, ротада ул иң ышанычлысы, иң яхшысы иде. Авыр минутларда беркайчан да ташламады. Тыныч йокла, туган, – диде ул.
Яугир Чишмә районының Ар авылы зиратында җирләнде.
Аның кызы һәм улы ятим калды. Тормыш иптәшенең,
әти-әнисенең һәм туганнарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Чишмәлеләр һәлак булган якташларын онытмас!

Тыныч йокла, яугир
Тыныч йокла, яугир
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: