Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
18 февраль 2023, 17:08

Яугирләрне искә алдылар

Районда Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән рәсәйлеләрне искә алу көненә багышланган чаралар – батырлык дәресләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән музейда очрашу, район Мәдәният сараенда тантаналы концерт һәм Чишмә поселогының Революция урамында яугир-интернационалистлар һәйкәле янында митинг узды.  

Яугирләрне искә алдылар
Яугирләрне искә алдылар

«Солдат сугышны сайламый...» дип аталаган батырлык дәресендә Әфган сугышында катнашкан яугирләр – Хәмит Уразмәтов, Марсель Гыйбадуллин, Федор Бикбулатов, Чечня сугышы ветераннары Виктор Филипов һәм Вадим Әхмәдуллин чыгыш ясадылар, әлеге вакытта барган хәрби операциядә катнашучылар да чакырылды.

Вадим Әхмәдуллин 2001-2003 елларда эчке гаскәрләр составында Чечняда хезмәт иткән.

– Мондый чараларны калдырмаска тырышам. Эшкә повестка килә, моның белән проблема юк, – диде Вадим Фәнир улы.

15нче февраль – Рәсәй өчен мөһим дата, ул Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне генә түгел, ә барлык кайнар нокталарда һәлак булганнарны искә алу көне дә. Хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев район Мәдәният сараенда узган тантаналы җыелышта күңелсез статистиканы мисалга китерде.

– Әфганстанның утлы юллары аша 150дән артык кеше үтте, шулардан 118 ветеран Чишмә районында яши. Сигез кеше яраланулар алды, өчесе инвалид булып калды. Бүген без илебездән читтә 30дан артык кораллы бәрелештә катнашкан барлык ватандашларыбызны искә алабыз. 30 якташыбызның хезмәт бурычын үтәгәндә гомере өзелде, шуларның 19ы махсус хәрби операциядә һәлак булды. Бүгенге чаралар – сугышта катнашкан һәм хәрби бурычларын үтәгән яугирләрнең барысына да хөрмәт билгесе, – диде Илфир Рәгыйд улы. 

– Барлык ветераннарга һәм тыныч киләчәгебез өчен гомерләрен биргән яугирләргә баш иеп рәхмәт белдерәсем килә, – диде митингта чыгыш ясап «Әфганстан ветераннарының Рәсәй берлеге» оешмасының Чишмә районы бүлеге рәисе, райсовет депутаты Андрей Исаев.

Митингка бик күп чишмә-леләр һәм рәсми затлар килде, алар яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган геройларны бер минут тын торып искә алдылар.

Яугирләрне искә алдылар
Яугирләрне искә алдылар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: