Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
19 гыйнвар 2023, 12:08

Римма Буранбаева: Әти-әни турындагы хатирә эзләнүләрне дәвам итәргә көч бирә

5 декабрьдә Чишмә районы халкы Бөек Ватан сугышы елларында булган фаҗигале вакыйганың – 1942 елда Чишмә авылы янында тимер юл һәлакәтендә ике санитар поезд бәрелешүнең 80 еллыгын билгеләде.

Римма Буранбаева: Әти-әни турындагы хатирә эзләнүләрне дәвам итәргә көч бирә
Римма Буранбаева: Әти-әни турындагы хатирә эзләнүләрне дәвам итәргә көч бирә

Филолог, эзтабар Римма Буранбаева бу вакыйга турында туган як тарихын өйрәнүче Зинур Усеевтан ишетеп белгән, ә ул, үз чиратында, ун ел буена әлеге фаҗига турындагы материалларны өйрәнгән, истәлекләр җыйган. Эзләнү барышында ул санитар поездлар бәрелеше турындагы мәгълүматның яшерен булуы, анда һәлак булганнарның исем-фамилияләре билгесез калуын белә.

Төрле органнарга җибәрелгән хатлары җавапсыз калгач, Зинур Әнвәр улына Римма Буранбаевага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр. Ул – абруйлы эзтабар, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган 800дән артык солдат һәм офицерның исемен тапкан шәхес.  Сугыш соңгы яугир җирләнгәч кенә тәмамлана, дип санаучы һәм моның өчен бик күп эш башкарган кешеләрнең берсе ул. Римма Нури кызы «Россия патриоты» медале белән бүләкләнгән. Хәзер журналист тимер юл фаҗигасе турында китап яза. Бу юллар авторы аның өендә булды. Ике бүлмәле фатирда үзеңне музейдагы кебек хис итәсең, чөнки анда тарих, этнография, туган якны өйрәнү, хәтта халыкара эшләр буенча бик күп материаллар җыелган. Римма Нури кызы – киң карашлы кеше, филолог, опера сөюче, журналист, сәяхәтче һәм үз иленең чын патриоты.

 

Беренче очрашу

– Бу вакыйга менә ничек башланды, миңа Башвоенкоматтан полковник Альберт Гыйльманов шалтыратты, – дип искә ала эзтабар. – Бүген Сезгә  Бөек Ватан сугышы чорында Чишмә станциясендә  булган тимер юл һәлакәте турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнүче отставкадагы подполковник килсә мөмкинме? Ул кулыннан килгәнне эшләгән, тик нәтиҗәсе юк», – диде. Мин ризалаштым, шулай итеп Зинур Усеев белән очраштык.

Ул 1942 елның 2 декабрендә 471 яралы солдат төялгән 80нче хәрби-санитар поездның Саратов өлкәсенең Балашов станциясеннән көнчыгышка таба хәрәкәт итүе турында сөйләде. Ул көннәрдә Ватан язмышы хәл ителгән Сталинград өчен барган сугышларда яраланганнарны Уфа госпитальләренә алып киткәннәр. Менә поезд Пенза, Жигули, Шафранны үтеп, Уфага якынлаша. Алар артыннан Уфа һәм Чиләбе госпитальләренә баручы икенче – 191нче икенче санитар поезд килә. Аның белән идарә итүче машинист 34 сәгать ял итмәгән була һәм арып йоклап китә. Составны аның ярдәмчесе алып бара, ул алда торган поездның сигнал утларын күрми һәм 80нче санитар поездга килеп бәрелә. Алда баручы поездның соңгы дүрт вагоны юлдан чыгып ава һәм яна башлый. 81 яралы яугир һәм медицина хезмәткәрләре ут эчендә кала.

Янгын берничә сәгать дәвам итә. Анда 38 яралы солдат, өч сандружинница һәм вагон озата баручы һәлак була.

Ә 1942 елның 12 декабрендә Коммунистлар партиясенең Башкортстан өлкә комитеты «Куйбышев тимер юлының 4нче бүлегендә хәрби-санитар поезд-ларның һәлакәте турында» бюро утырышы үткәрә. Документларга 75 елга «катгый яшерен» грифы куела.

– Зинур Әнвәр улы тыштан кырыс кеше кебек тоелса да, Сталинград янындагы рәхимсез сугышларда чигенмәгән, дошманны Урал буена үткәрмәгән, әмма тыныч Чишмә җирендә һәлак булган геройларның исемнәре билгесез калуны бик авыр кичерде, хәтта күз яшьләрен дә тыймады.

Усеев сизгер күңелле, олы җанлы кеше иде. Без аның белән өч сәгать сөйләшеп утырдык, ул соңгы электричкага чак өлгерде. Битараф булмыйча, чын күңелдән тыңлаганым өчен рәхмәт белдерде.

Фаҗиганең беренче шаһите

– Бу тарих мине шулкадәр тетрәндерде ки, компьютер артына утырып, бу хакта интернет аша мәгълүмат эзли башладым. Һәм ышанасызмы, шул ук төнне әлеге вакыйгаларның тере шаһиты булган Мария Салманованы таптым! – дип дәвам итте Римма Нури кызы. – 98 яшьлек Мария Ивановна ул вакытта Воронеж өлкәсенең Журавка авылында яши иде. Богучар шәһәренең «Родничок» балалар бакчасы хезмәткәрләре Надежда Аусева һәм Марина Шекель турындагы мәкаләне интернетка урнаштырган. Алар фронтта катнашучы Мария Салманованы ел саен Җиңү бәйрәменә чакыра торган булганнар.

Менә шул мәкаләдән бер өзек: «Безнең 191нче хәрби-санитар поезд Воронеж, Орел, Мәскәү, Брянск госпитальләре буенча яралыларны җыеп тылга – Уфа, Иркутскига илтә иде. Поезд бик тиз килде. Тәрәзәләргә карау тыела, алар капланган. Вагоннарны саклыйлар. Дошман поездны бомбага тотканда, без яралыларны ничек коткару турында уйладык. Гарип калырга теләмәгән яшь егетләр кызганыч иде. Без аларның гомерләрен саклап калу өчен барысын да эшләдек. Станцияләрдә яралылар туңмасын өчен йөк поездларыннан күмер урларга  да туры килде.

5 декабрьдә безнең поезд икенче поезд артыннан Уфага якынлашты. Кич җитте, санитарлар яралыларны ашаталар. Бу вакытта мин поезд начальнигы Бункус янында идем, планерка тәмамланды. Состав кинәт тукталуга барысы да егылды. Поезд начальнигы машинистны ачуланды. Тәрәзәгә карасам, куркыныч күренеш: алда баручы поездны диверсантлар шартлаткан, ул рельслардан чыккан, безнең поезд аңа барып бәрелгән. Күрше состав вагоннары төрле якка таралып ауган, аларны ут ялмап алган. Кешеләр янчелгән вагоннардан чыгып, йөрәк әрнеткеч тавыш белән кычкыра.

Без дус кызларыбыз белән  191 поезддагы 12 яралыны ут эченнән чыгарып, үзебезнең вагонга күчердек. Бөтен җирдә янган гәүдәләр ята иде. Коткарылган кешеләр:

– Без сугышта, Ватан өчен көрәштә һәлак булсак яхшырак булыр иде, – дип  еладылар».

Интернеттагы әлеге мәкаләне укыгач, бик дулкынланып Мария Ивановнага шалтыраттым, аның белән сөйләштек, елаштык. Аны ерак чакрымнар аша кочакларга әзер идем. Мария Ивановнаның, олы яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы, акылы төпле һәм зирәк булып калуына сокландым..! Ул бу вакыйгаларның бердәнбер шаһите дип уйладым, тик хаталанган булганмын. Мария Ивановна 191нче поездда бергә булган сугышчан дуслары  – Сергей Мерелло, Савелий Катц, Николай Салманов, Шура Краснянская, Серафима Падукова, Фрузаның фотоларын җибәрде... Мин аларның кайберләренең балаларын һәм оныкларын таптым! Без Мария Салманованы яралыларны коткарганда батырлык күрсәткәне өчен бүләкләүне сорадык, һәм Җиңү бәйрәмендә аңа «Кызыл Армиянең 100 еллыгы» медале тапшырылды.

 

Хәрби-санитар поезд хезмәткәрләренеңисемнәре билгеле

– Берникадәр вакыттан соң «Үлемсез полк» сайтында тагын бер тере шаһитне – 80нче поезддан санитарка Мария Яковлева-Светцеваны таптым. Ул сугышчыларны коткарганда һәлак булган санитар дружина әгъзалары Шелестова, Осливцева, Завьялова һәм Радионова белән хезмәт иткән. Ул бу кызларның исемнәрен дә атар иде, ләкин, 2019нчы елда вафат булган, бу турында соңыннан гына белдем. Минем өчен бу үкенечле вакыйга булды, чөнки Мария Салманованы эзләп тапканда Мария Яковлева да исән булган бит. Ул үлеп калган кызлар белән бергә хезмәт иткән, аларның исемнәрен дә әйтеп калдырган булыр иде. Тик Мария Яковлеваның туганнары картәниләре турындагы мәгълуматны ул үлгәч кенә интернетка урнаштырганнар.  Мария Яковлеваның  гомер буе дус булган хезмәттәше – тагы бер Мария булган. Ул Ленинградта яшәгән. Ике Мария 80нче поезддан. Бу турыда аның балалары язып җибәрергә вәгъдә иттеләр. Кызганычка каршы, әлегә алардан хәбәр юк, – ди эзтабар.

Шул көннән башлап Римма Нури кызы Чишмә фаҗигасе турында бик күп мәгълүмат таба. Зинур Әнвәр улы белән даими хәбәрләшеп торалар. Усеев һәлак булган тагын бер кызның – Мария Григорьевна Завьялованың исемен ачыклый.   Оборона министрлыгы сайтында аның турында: «1942 елның 5 декабрендә сугышта һәлак булды. Башкортстанда Чишмә станциясендә күмелгән», – дигән язма бар.  Аны вагон тамбурында утырган килеш табалар һәм чәчендәге кәкре тарагыннан гына таныйлар. Чөнки туган ягы – Пермь өлкәсеннән килгән хатта Мариянең шушы тарак белән төшкән фотосы була...

– Оборона министрлыгының Үзәк архивында:  «80нче  санитар поезд командасы яралыларны коткаруга  кушылды. Сандружинница Яцкевич, проводник Паршуков, даруханә начальнигы Вийзнер һәм башкалар аерылып торды. Өлкән шәфкать туташы Стоколева һәм кече шәфкать туташы Глущенко яралар алдылар», – дигән 80 номерлы  кәгазь табыла. Усеев:  «Вийзнер – шундый сирәк фамилия. Бәлки аны таба алырбыз», – дип тәкъдим итә. Эзли башладым һәм 80нче поездның даруханә башлыгы яшь кыз – Екатерина Тимофеевна Вийзнер булуын ачыкладым. Әлеге вакытта аның оныгы – табиб-хирург Дмитрий Тверсков Красноярскида яши. Без аның белән «ВКонтакте» аша элемтәгә кердек. Ул картәнисе турында сөйләргә вәгъдә бирде, – дип дәвам итә Римма Нури кызы. – Башка кызларны эзләгәндә Усеев белән ил буенча музей, ЗАГС, архив, хәрби комиссариат, редакция, туган якны өйрәнүчеләр, авыл советлары һәм мәктәпләргә йөзләгән үтенеч кәгазьләре яздык, телефоннан шалтыраттык...

2022 елда, ниһаять, мин ике поездның да хезмәткәрләр исемлеген таптым. Аларның фамилияләре, туган урыннары, хәтта фотолары да бар. Мин аларның балалары, оныклары белән элемтәгә кердем. Фаҗигадә һәлак булучыларның исемлегеннән башка барысы да диярлек табылды. Зинур Усеев  исемлек тә табылыр дип өметләнә иде. Кызганычка каршы, һәлак булучылар исемлеге әлегә табылмады. Ул югалганмы, юкмы, аңлашылмый... Һәрхәлдә, бу начар, – дип ачынып сөйләде Римма Буранбаева.

 

Әти, әни, дусым хакына

– Бу фаҗига миңа тынычлык бирми. Кайчагында чарасыз калам, мәгълүмат эзләүдә алга китеш күзәтелми, тик бу эшне ташлый алмыйм – Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием һәм әнием турындагы хатирә миңа өметсезлеккә бирелмәскә, эзләнүләремне дәвам итәргә көч бирә. Әгәр дә бу эшне ташласам, әти-әниемә хыянәт итәрмен кебек тоела. Эзтабарның әтисе, Нури Хәйретдин улы Буранбаев, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышлары яугире. Бронепоезд командиры буларак, ул Сталинград сугышында яраланган кешеләрне фронттан алып чыгу өчен дошман составны бомбага тотканда да поездга идәрә иткән кеше. Ул нәкъ менә шушы яралылар белән бер үк  вакытта сугышта булган. Ә әнисе Фәридә Усманова бомбалар яуганда да бик күп яралыларны коткарган хәрби хирург. Ул үзе дә күп тапкыр үлем белән күзгә күз очрашкан. Бервакыт ул каты яралана,  хәрби табиблар өметсезләнеп  аңа операция ясаудан баш тарталар, хәтта моргка алып китәләр. Тик полкташлары госпитальгә кереп, автомат белән янап, операция ясарга мәҗбүр итәләр. Полкның өлкән табибы Фәридә Усманова исән кала һәм Прагага кадәр барып җитә. Ул ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

– Шундый кешеләрнең язмышларын истә тотып, мин бу эшемне ташлый алмыйм. Өмет баглап компьютерны яңадан ачам һәм эзли башлыйм. Кызларның исемнәрен мотлак табачакмын, һәм исемлекләрне эзләү өчен бар көчемне куячакмын. Усеев исән булса,  бик сөенер иде, дип күз алдыма китерәм – аның хыялы чынга ашар иде бит, – ди Римма Нури кызы. – Мин аны намусына тугры калучы һәм  бурычын үтәүче кеше буларак кабул иттем. Үзем дә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның истәлегенә тирән хөрмәт белән карыйм. Бу эзләнү эшләре күп көч һәм вакыт таләп итсә дә, күңелем һәм рухи күтәренкелек тоям.

Римма Буранбаева: Әти-әни турындагы хатирә эзләнүләрне дәвам итәргә көч бирә
Римма Буранбаева: Әти-әни турындагы хатирә эзләнүләрне дәвам итәргә көч бирә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: