Яңа елның беренче көнендә – 1 гыйнварда 9 сәгать 30 минутта Чишмә поселогының Парк урамында мунча януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә мунча түбәсеннән ургылып төтен күтәрелә, морҗадан чыккан ут түшәмгә капкан була. Нәтиҗәдә мунчаның түшәме дә, түбәсе дә янып бетә.
8 гыйнварда Ключарево авылы янындагы «Нефтяник-1» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 61 яшьлек ир-ат һәлак була. Янгын сүндерү диспетчеры пультына бакча йорты януы турындагы хәбәр көндез сәгать икеләр тирәсендә килә. Фаҗига урынына Узытамак авылыннан һәм 95нче частьтан янгын сүндерүчеләр, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр бара. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү буенча инструкторы Илхомжон Ачилов билгеләп үтүенчә, ут сүндерелгәч күмергә калган бүрәнәләр астыннан 1961 елгы ир-атның гәүдәсе табыла. Дәүләкәннең ра-
йонара күзәтчелек эш-чәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Альберт Төхвәтуллин хәбәр итүенчә, мәрхүмнең әнисе һәм бакчачылык ширкәте каравылчысы әйтүенчә, утта һәлак булган ир спиртлы эчемлекләр кулланмаган һәм тәмәке тартмаган. Ул Уфада яшәгән, кайвакыт бакча йортына куна килгәләгән. Бу көнне ул, мөгаен, машинасын кабызырга тырышкан һәм өйгә җылынырга кергәч мичне артык нык яккандыр.
10 гыйнварда иртән Чишмә поселогында янгында тагын бер кеше һәлак булды. Ут чыгуын күргән шаһитлар Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 6 сәгать 43 минутта шалтыраткан. 95нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре ярдәмгә килгәндә йортның верандасы дөрләп яна, өй түбәсенә дә ут каба. 8 сәгать 8 минутта бу урында 1952 елгы ир-атның мәете табыла. Башкортстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 16нчы отряды начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Кәримов билгеләп үтүенчә, ут чыккан йортта янгын турында хәбәр итүче җайланма булмаган.
Чишмә районында янгыннарны кисәтү буенча даими эш алып барыла. Шуңа да карамастан, фаҗигаләр булып тора. Кайбер гражданнарның янгын хәвефсезлеге таләпләрен санга сукмавы – төзек булмаган электр җиһазлардан файдалануы, мич якканда саклык чарасын күрмәве ачыклана. Тагын бер хәвеф факторы – тәмәке тарту. Моннан тыш, янгын турында хәбәр итүче җайланмаларның яраксыз хәлгә килү очраклары да теркәлгән.
Кулдан ясалган җылыту приборлары да куркыныч тудыра. Аларда, кагыйдә буларак, ток сугудан, кызудан, кыска ялганыштан саклау җайланмалары юк. Янгын чыгу өчен электр утына көчәнеш килү яисә җылыту приборы өстенә берәр әйбер төшү дә җитә.
Янгын чыкканда яки төтен күренгәндә, кесә телефоныннан 101, стационар телефоннан 01 номеры буенча кичекмәстән янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Фотода: Дәүләкәннең районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Альберт Төхвәтуллин янгын булган урынны тикшерә